Әлмәт таңнары

Гафу итә белү - бөек сыйфат

Ни кызганыч, кешеләр арасында бер-берсен кимсетү, рәнҗетү кебек нәрсәләр еш күзәтелә. Ә бит адәм балалары үзара тормыш иткәндә бер-берсен хөрмәт итәргә, үзара ярдәмләшеп яшәргә тиеш.

Һәрхәлдә, китапта шулай язылган. Ләкин күпләр үзен генә кайгыртуны хуп күрә. Җитмәсә, шайтан кешене яман эшләргә, гайбәт сөйләргә котырта. Әлбәттә, бер-береңне кимсетеп, күңелләрдә дуслык-мәхәббәт түгел, бәлки дошманлык һәм ачу хисләре туа. Кешенең рәнҗетүчедән үч аласы, таш белән атучыга таш белән кайтарасы килә. Нәфесеңне җиңеп, башкаларны гафу итә алу - иң көчле кешеләргә генә хас нәрсә. Акылың булса, ачу саклама, ди халык мәкале. Бүгенге "Кыйбла" сәхифәбездәге вәгазьдә дә сүзебез нәкъ менә гафу итү турында булыр.

Нәрсә ул гафу итү?

Гафу - гарәп сүзе, нәрсәне дә булса сөртү, бетерү дигәнне аңлата. Дини күзлектән караганда, кешегә начарлык кылган кеше моның өчен җәзасын алырга тиеш булса да, аны ул җәзадан азат итү, кичерү була. "Җәзага тартмагыз үзен, мин аны гафу итәм", - диләр. Ләкин гафу итү төрле дәрәҗәдә була. Аллаһ Коръәндә берничә урында безне гафу итешеп яшәргә чакыра. Шунысы кызык, гадәттә, бу әмер ике сүз белән килә. Мәсәлән, "Бәкара" сүрәсенең 109 нчы аятендә: "Кешеләрне гафу итегез һәм "сафх" кылыгыз", диелә.

Гафу итү аңлашыла. Сине кимсеткән кешене син азат итәсең. "Сафх" сүзе нәрсә дигәнне аңлата соң? "Сафх" гарәп телендә күңелеңне сиңа начарлык кылган кешегә карата нәфрәт, ачу хисләреннән тазарту дигән сүз. Сүзлекләрне карый торгач, мин татар телендә бу төшенчәгә "кичерү" дигән сүзне генә таптым. Кайбер кешеләр: "Ул кабәхәт кеше, ләкин мин аны гафу иттем", - диләр. Бәлки, ул аңа җәза бирдертергә теләмидер, ләкин аңа карата күңелендәге яман хисләрен бетерә алмаган. Кыскасы, гафу иткән, ләкин кичермәгән. Гафу итү - динебездә күркәм холык билгесе, ә кичерә алу әхлакның тагын да югарырак дәрәҗәсен күрсәтә.

Гафу итү - кешегә Аллаһтан бирелгән иң бөек сыйфатларның берседер. Кешеләрне гафу итә белү Аллаһ каршында зур изгелек, гыйбадәт санала. Аллаһ әйтте: "Аларны гафу ит, кичер һәм бел: Аллаһ игелек кылучыларны сөя" ("Мәидә" сүрәсе, 13).

Явызлыкка явызлык кылмагыз

Әлеге бөек сыйфатның иң зур үрнәге - сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт. Аны күпме ке- шеләр рәнҗетте, ул аларны гафу итте: читне дә, туганын да, дустын да, дошманын да... Хатыны Гаишә әйтүенчә: "Аллаһның илчесе явызлыкка явызлык белән түләмәде, бәлки гафу итте һәм кичерде" (Тирмизи риваяте).

Кайвакыт сиңа зыян салучы кешеләрне гафу итәсең, ләкин якын булган кешең күңелеңне рәнҗетсә, аны кичерү бигрәкләр авыр. Пәйгамбәребез үзенең пәйгамбәрлеген игълан иткәч, аның күпме якын булган абыйлары аңа дошман булдылар, аның күпме канын эчтеләр, чәчләрен агарттылар. Мәккә алынган көнне ул: "Әбү Суфьян һәм аның өендәгеләр иминлектә", - диде.

Хатыннары да кайвакыт аңа үз кирелекләрен күрсәтте, ә ул аларны кичерә иде. Бервакыт пәйгамбәребез Гаишәнең өендә булганда, хатыннарының берсе күчтәнәч итеп савыт белән ризык алып килде. Пәйгамбәр хатыны булса да, барыбер хатын-кыз булып калган Гаишә көндәшеннән килгән күчтәнәчне күреп, көнләшүеннән савытны ыргытты. Пәйгамбәребез ватылган савыт урынына икенчесен чыгарды һәм сабыр гына: "Әниегезнең бүген кәефе юк", - диде. Бүген берәребезнең хатыны шул эшне кылса, аны нишләтер идек микән? Ә пәйгамбәребез хатын- кызның халәтен аңлый белде.

Пәйгамбәребезнең кешеләрне әллә нинди вакытларда да гафу итә алуы аларны гаҗәпләндерә иде. Бервакыт пәйгамбәрне дошман күрүче бер егет кулына корал алып аны үтерергә китте. Ул агач астында тыныч кына ял итеп ятканда, аның янына килде һәм явыз ниятен башкару өчен кылычын күтәрде. Шулвакыт пәйгамбәр күзен ачты. Егет: "Сине хәзер кем миннән саклар?" - диде. Пәйгамбәребезнең йөзендә һичбер борчылу күренмәде. Ул тыныч кына: "Аллаһ", - диде. Аның шулкадәр тыныч булуын күреп, егет бөтенләй гаҗиз калды һәм кулындагы кылычын җиргә төшереп җибәрде. Алар янына йөгереп килгән сәхабәләр егетне эләктереп алдылар. Кулларында кылыч, пәйгамбәрнең әмерен кө- тәләр. Пәйгамбәребез елмаеп: "Ә миннән сине кем саклар?" - диде һәм егетне кайтарып җибәрергә кушты.

Көчсезлек билгесе түгел

Реклама

Кайберәүләр: "Гафу итү - ул көчсезлек", - диләр, янәсе явызлыкны кире кайтарырга хәленнән килми, шуңа гафу итә... Ибн Кайим үзенең "Рух" китабында моны шулай аңлата: "Гафу итү - үч алырга көчең җитеп тә, үз хакыңнан юмартлык, игелек белән баш тарту була. Ә гаҗизлек, көчсезлек, курку сәбәпле үз хакыңнан баш тарту гафу итү түгел".

Явызлыкка явызлык белән кайтарырга көчең җитеп тә, аны гафу итә алуың синең көчең һәм дәрәҗәңдер. Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: "Аллаһ гафу итүе өчен кешегә гыйззәттән (бөеклек) башканы өстәмәс", диде (Мөслим риваяте).

Шиксез, гафу итү кешедән күп көч сорый. Эчеңдәге мин-минлегең: "Хәзер менә, күрсен газабын. Ул гаепле, ул килсен", - дип кычкыра. Ләкин әлеге хисне сындыра алсаң, гафу итүең белән нәрсәнедер югалткан кебек тоелса да, Аллаһ икенче яктан кешегә бик күп куанычлар кайтара.

Җәннәт бакчалары гафу
итүчеләрне көтә

Күңелеңне буйсындыра алу, үз-үзеңне җиңү иң авыр һәм дәрәҗәле эшләрнең берсе. Андый эшнең җимеше дә, шиксез, татлы була. Бервакыт, пәйгамбәребез мәчеттә утырганда: "Хәзер мәчеткә җәннәт әһеле керә", - диде. Кешеләр түземсезлек белән көтә башладылар. Шулвакыт ашыга-ашыга бер кеше килеп керде. Икенче көнне дә пәйгамбәребез шул сүзне әйтте, ишектән шул ук кеше керде. Өченче көнне дә шулай кабатланды. Габдулла ибн Гамр ул кешегә иярергә булды һәм: "Дустым, әтием белән бераз низаглашкан идем, ике-өч көн синдә яшәп торыймчы", - дип сорады. "Ярый, яшә", - диде ул. Өч тәүлек буе Габдулла аны күзәтте: башкалардан артык төнге намазлары да юк, көндезләрен дә әллә нинди башка сыймаслык гыйбадәтләре күренми... Өченче көнне ул аптырап аның янына килде һәм: "Мин әтием белән әрләшмәдем. Пәйгамбәребез өч көн буена: "Хәзер ишектән җәннәт әһеле керә", - дигәч, өчесендә дә син кердең. Синең шулкадәр нинди гамәлләр кылганыңны күрәсем, синнән үрнәк аласым килгән иде, ләкин башкалардан артыгын күрмәдем", - диде. Теге кеше: "Миндә син күргәннән артык бер изгелек тә юк, ләкин минем күңелемдә бер кешегә карата да мәкерле уем юк. Берәүнең дә Аллаһтан бирелгән нигъмәтенә көнчелегем юк", - дип җавап бирде. Габдулла: "Без булдыра алмаганы шушы инде", - диде (Имам Әхмәт риваяте).

Аллаһы Тәгалә әйтте: "Раббыгызның мәгъфиратенә һәм җәннәтенә ашыгыгыз. Җәннәтнең киңлеге күкләр һәм җирдер, ул тәкъва кешеләргә әзерләнгән. Алар сөенечле һәм авыр вакытларында үз малларыннан өлеш чыгаралар, ачуларын тыялар, кешеләрне гафу итәләр. Аллаһ игелек кылучыларны сөя" (әлГыймран, 133-134).

Соңга калмагыз!

"Гафу итмим аны", - дип әйтер алдыннан кеше үзенең дә гөнаһсыз фәрештә булмавын исенә төшерсә иде. Ә бит Аллаһ гафу итә. Киресенчә, күпме аятьләрдә: "Бәндәләрем, гафу үтенегез, тәүбә итегез, төзәлегез... Мин сезне кичерәм, гафу итәм. Миңа кайтыгыз, мин сезне кабул итәм", - дип кат-кат кабатлый. Ә бит Аллаһ безнең гафу үтенүләребезгә мохтаҗ түгел. Ул безне газапка да тарта ала. Әгәр шушы мизгелдә ул безне юк итәргә теләсә, Аның көче дә, моның өчен сәбәбе дә җитә. Ләкин, юк. Көндез хата кылучының тәүбәсен Аллаһ төнлә көтә, төнлә кы- лынганнары өчен көндез көтә. Хәтта гөнаһларны язучы фәрештә дә шундук язмыйча көтеп тора. Аллаһының илчесе әйтте: "Дөреслектә, сул як дәфтәрнең хуҗасы (начар эшләрне язучы фәрештә) гөнаһ кылган мөселманның дәфтәре өстендә каләмен алты сәгать күтәреп тора. Әгәр ул тәүбә итеп, Аллаһтан гафу үтенсә, фәрештә гөнаһны язмый. Әгәр гафу үтенмәсә, бер гөнаһ дип язып куя" (Табәрани, Бәйһәкый риваятьләре).

Баш-аяк гөнаһка чумган күпме бәндәләр Аллаһының шушы һәм башка санап бетерә алмаслык рәхмәтләре турында уйланмыйлар. Әгәр Аллаһ безне кичерсен дисәк, үзебез дә башкаларны кичерергә өйрәник. Әбү Бәкернең туганнары арасыннан Мистәх исемле бер ярлы кеше булды. Ул аңа гел сәдакалар биреп, ярдәм итеп торды. Пәйгамбәребезнең хатыны Әбү Бәкернең кызы Гаишәгә ялган гаеп тагып, яла яга башлагач, Мистәх тә шул гайбәтчеләр арасыннан булып чыкты. Моны Әбү Бәкер ишеткәч, ул ачуыннан: "Аңа башка ярдәм итмәячәкмен", - диде. Шулвакыт Аллаһ Әбү Бәкер хакында "Нур" сүрәсенең 22 нче аятен иңдерде һәм: "Гафу итегез, кичерегез. Аллаһ та сезнең гөнаһларыгызны кичерүен телисездер бит?" - дип мөрәҗәгать итте. Бу аятьне ишеткәч тә, Әбү Бәкер: "Валлаһи, Аллаһының гөнаһларымны кичерүен телим", - диде һәм туганына сәдакасын бирүен дәвам итте.

Газиз дусларым, изгелекләр күбрәк кылыйк, гөнаһлардан ерак булыйк.

Раббым, безгә тәкәбберлегебезне җиңеп, мин-минлегебезне сындырып, бер-беребезне гафу итеп яшәргә насыйп итсен. Һәркайсыбызга ихласлы тәүбәләр, эчкерсез ялварулар бир- сен!

Иң изге догалар белән Юныс Мөхәммәтшаtc "Гафу итә белү - бөек сыйфат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: