Әлмәт таңнары

Гафиятуллин урамындагы сквер "Шәмсенур" дип аталачак

Быел нефтьчеләр каласы "яшел рекорд" куярга ниятли. Шәһәрдә һәм авылларда 16 мең төп агач утыртылачак. Әлмәт ишегалларында 5 мең төп яңа үсенте карт тупылларны алыштыра.

Бу хакта нефтьчеләр каласында парклар елына багышлап уздырылган төбәкара киңәшмәдә сүз булды.

Макеттан - чынбарлыкка. Әлмәт быел шушы шигарь белән яшәячәк. 2015 нче парклар һәм скверлар елында кала тагын да үзгәрәчәк, яшел зоналар артачак, дип фаразлана. Шундый ял урыннарының берсе "Шәмсенур" дип аталачак. Гафиятуллин урамында планлаштырылган әлеге сквер шул тирәдә чыккан чишмә исеме белән атала. Анда җәяүлеләр өчен йөрү юллары салыначак, агачлар утыртылачак. Скверны чәчәкләргә күмәргә ниятлиләр. Өстәвенә, юлларны җәяүлеләр өчен генә түгел, ролик һәм скейтта җилдерергә яратучыларны да күз уңында тотып түшәячәкләр.

- Парклар һәм скверлар буенча программа күләмле. Эшкә күптән тотындык. Проектлар әзер инде, җирләр бүленгән. Планга кергән һәр пунктның гамәлгә ашуын тәэмин итәргә тырышачакбыз, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков. Аның сүзләренчә, әлеге мәйданнарга агач утырту предприятие-оешмаларга, уку йортларына йөкләнә.

Реклама

Бигәш урамыннан Зарипов проспектына кадәр дә урман-парк зонасы пәйда булачак. Бу проект гаять зур булырга ошаган. Чөнки ул сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр шул бистәдә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын исәпкә ала. Балалар өчен уен мәйданчыклары, үсмерләр һәм яшьләр өчен спорт мәйданы планлаштырыла. Аларның бер өлеше сафка басты да инде. Өлкән буынга җәйге эссе һавада агач күләгәсендә ял итү өчен эскәмияләр куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: