Әлмәт таңнары

Габдулла Тукай премиясенә Клара Булатова тәкъдим ителде

2011 иҗат елы нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай бүләгенә кандидатлар күрсәтү башланды.

Реклама

Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге бу мәртәбәле бүләккә дәгъвә итүчеләр исемлегенә шагыйрә, мөгәллимә һәм журналист Клара Булатованы тәкъдим итте. Әлеге мәсъәлә каралган очрашуда Әлмәт, Лениногорск, Җәлил бистәсе язучылары, мәгариф тармагы хезмәткәрләре, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләймәнова, Рафаил Төхфәтуллин премияләре лауреаты, дүрт дистәгә якын китап авторы, чичән шагыйрә, татар халкының мәдәни-рухи кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә саллы өлеш керткән шәхес буларак әлеге бүләккә лаек Клара Булатова. Якташлары һәм каләмдәшләренең фикере шундый. Әлеге фикерне куәтләп алар Клара Булатованы быел өченче тапкыр мәртәбәле дәүләт бүләгенә тәкъдим итә. Ярты гасырдан артык балаларга татар теле укыткан, Әлмәттә татар гимназиясе булдыру өчен янып йөргән, 10 ел дәвамында җирле телевизион каналда мәдәнияткә, милли мәгарифкә багышланган татар тапшыруы чыгарган шагыйрәне мәгариф идарәсе дә, югары уку йортлары да яклый. Юкка гына юбилей кичәсендә аның турында "шагыйрә һәм шәхес буларак ике миссияне үтәде: мәгърифәтче һәм мәгарифче; дүрт буынның аңына һәм йөрәгенә орлык салган шәхес» дип билгеләмәгәннәр иде.
"Клара Гарифовна татар теле сагында торучы. Ул үзе эшли, башкаларны да эшләтә", - диделәр очрашу сәбәпчесе хакында мәгариф тармагында эшләүчеләр. Әлеге хезмәтләрен искә алып Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты узган ел Клара Булатова исемендәге премияне (үзе исән чакта!) гамәлгә куйды. Әлеге чара да Клара Булатованы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаеклы кандидат буларак күрсәтүенең бер чагылышы.
Язучылар берлеге утырышында ясаган чыгышларында шагыйрәнең каләмдәшләре узган ел дәүләт премиясен Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетен төзегән иҗат төркеменә бирүләрен искә төшереп, быел абруйлы бүләк Болгар һәм Свияжск мәдәни һәйкәлләрен торгызучыларга эләкмәс микән дигән фикер әйтте (Кол Шәриф тә, Болгар да мәртәбәле бүләккә лаеклы булуына һич шик юк. Тик андый проектлар башка бәйгедә, архитектура үрнәге иҗат итүчеләр арасында бәяләнергә тиеш түгелме? Л.М.).
Язучылар берлегендә Тукай бүләгенә кандидат тәкъдим иттеләр дигән хәбәремә берәү: "Татарда Тукай туганмыни?" - дигән сорау белән бу гамәлгә мөнәсәбәтен белдерде. Татарда Тукай, руста Пушкин "тууын" бу дәвер кешесе күрә дә алмас, бәлкем. Тик... Тел мәсьәләсе безнең милләт һәм аның киләчәге өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Халыкның үз телен белүе милләт яшәсен өчен, аның мәдәнияте, әдәбияты үлмәсен өчен кирәк. Бу хакта әйтер сүзләрен, йөрәгендәге моң-борчуларны әдәби әсәрләр генә дә сыйдыра алмаган шәхеснең халкыбыз тарихын, аның күңелен, милли рухын саклауны максат итеп, "Луч" телеканалында беренче татар тапшыруын - "Җомга"ны башлавы гына да дәрәҗәле бүләккә лаек түгелме?! Бу сорау - мәртәбә келәү .
Л. Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: