Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдрахманда үзенчәлекле гаиләгә тап булдык [+ФОТОЛАР]

Бәхет сере бик гади аларның!

Кая гына барсам, нинди генә гаиләләр белән танышсам да, иң элек аларның бәхетле тормыш формуласын ачыкларга тырышам. Яшәешне булдыручы, матурлаучы, көйләүче дә шул гади генә яңгыраган бәхет төшенчәсе бит. Галләмовлар гаиләсе исә бу формуланы тырышлыкта дип бәян итте. Туган авылының киләчәге, бөтенлеге өчен җан атып йөргән Фирдәвес абый да, хәләле Гүзәлия апа да гомерләрен хезмәткә, гаиләгә, балалар уңышына багышлаган эчкерсез кешеләр.

 

Яшьләргә менә кемнәрдән үрнәк алырга була! Бигрәк тә Фирдәвес абыйдан. Кая гына чакырсалар, нинди генә дәрәҗәле урыннар тәкъдим итсәләр дә, акчага кызыгып ул туган Габдрахман авылын ташлап китмәгән. Туган җиргә мәхәббәт ана сөте белән иңдерелгән була чөнки. Хәтта әнисе үз заманында атаклы тракторчы саналган, сугыш чорында авылны күтәрүчеләрдән булган.

Фирдәвес абый да әти-әнисе хезмәтен сайлап ялгышмый. 40 ел буена туган авылы колхозында эшли, бүген «Ярыш» хуҗалыгында баш энергетик хезмәтен, шулай ук баш агроном һәм директор урынбасары вазифаларын башкара. Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Каядыр читкә китеп эшләүне ул чагында да уена кертеп карамый.

 

– Шактый җаваплы эшләрне башкарырга туры килде. Төнге икеләрдә кайткан чаклар да аз булмады, урак өсләрендә гаилә һәрвакыт икенче урынга күчте. Әле дә Гүзәлия мине аңлап, түзеп, сабыр итеп яши, - дип, бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары иясе тормыш ярыннан уңганлыгына ишарәләде. Әйе, нинди генә дәрәҗәләргә ирешеп, кайсы гына җиңү тауларын яуласа да, ир-ат уңышының башында гадәттә акыллы хатын-кыз тора шул. Безнең герой да моны яхшы аңлый. Иртәнге биштән караңгы төнгә кадәр эштә булган ирен көтеп, гаиләсен бербөтен итеп тоту да бу очракта хатын-кыз җилкәсенә - Гүзәлия апага төшкән.

 

– Дөресен генә әйткәндә, балаларны тәрбияләп үстерү тулысынча аның өстендә булды. Мин аларның бәләкәй чакларын күрмәдем дияргә дә була, - Фирдәвес абый арттырмый. Шулай бер-береңә юл куеп, терәк булганда гына тату яшәп буладыр ул?! «Ир – баш, хатын – муен» дигән мәкаль белән дә бу пар килешә.

Туган авылында хезмәт итәргә калган егет гаилә бәхетен дә шушында таба. Тайсуган авылына укытырга килгән Гүзәлия апа белән танышып гаилә коралар. Шулай 34 ел узып киткәне сизелми дә кала, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бәхетле гаиләдән генә уңышлы балалар чыга диюләре дә хактыр: олы кызлары Лилия әтисе һөнәрен сайлап энергетик була, бүген инде тормышлы, ата-аналарын өч оныклы иткән, уллары Ленар да Казан энергетика институтын тәмамлый (шулай итеп алар гаиләсендә хәзер өч энергетик), электрик булып эшли. Ә төпчекләре Гөлия әнисе кебек укытучы һөнәрен сайлаган, КФУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, оста биюче.

Гүзәлия апа турында язып тормасак та, газета укучыларыбыз аның талантлы шагыйрә, берничә китап авторы булуын яхшы белә булыр. Иҗатны да, абруйлы мөгаллимлек хезмәтен дә (педагогик стажы 40 ел), гаиләсен дә бергә уңышлы алып бара алган сабыр хатын-кызларның берсе ул.

– Фирдәвес бик тырыш, гадел, намус, кешелекле. Алтын куллы ир-ат дим аны. Миңа таяныч та, балаларга үрнәк әти, оныклар өчен яраткан бабай да. Тагын күп еллар сәламәт булып яшәргә язсын иде. Һәрбер туар таңга куанам, и Ходаем, шушы бәхетемнән аера күрмә диеп уянам, - дип, Гүзәлия апа шигъри юллар белән җиткерде гаиләләренең уңыш серен. Язмышларына да, бөтен тормышларына да рәхмәтле булып яши белүче бу гаиләгә сокланып, мондый бәхет һәркемгә насыйп булсын иде дип кайттым.

 

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса