Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдрахман авылы мәдәният йортында хисап концерты булды

Матур итеп бизәлгән зал, артистларның чыгышы, аларның сәхнә киемнәре - бөтенесе югары дәрәҗәдә иде.

"Алма төшәрлек тә урын булмады" дигән гыйбарә бу очракта бер дә арттыру булмас. Кунакларны дәртле баян авазлары, туган як турында моңлы җырлар, "Мирас" ансамбленең концерт номерлары белән каршы алдылар. Кыскача гына кереш өлештән соң тамаша башланды. Баянчылар, курайчылар, гитарачылар ансамбльләре башкаруында татар көйләре чын халык иҗаты бәйрәменең аерылгысыз өлеше булды.

Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләккә лаек булган "Сәрбиназ" халык бию коллективы башкаруында биюләр көчле алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса