Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Фәйзрахманчыларны» йортларыннан куып чыгарганнар

Казанда суд приставлары "Фәйзрахманчылар" дини төркеме вәкилләрен Торф урамында яшәгән йортларыннан куып чыгарган.

Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үткән елның февралендә Казанның Совет районы суды әлеге дини төркемне экстремизм юнәлешендәге дип тапты һәм аның эшчәнлеген тыйды. Ә ноябрьдә әлеге суд бу төркем вәкилләрен йорттан куып чыгару турында карар кабул итте.

Йорттан чыгару эше эчке эшләр министрлыгы, федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ярдәме белән башкарылды.

Иртән полиция хезмәткәрләре йозакны ватып, тимер капкаларны ача һәм шул рәвешле, суд приставларына территориягә керү мөмкинлеге бирә.

Бу вакытта йортта 15 кеше яши булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: