Әлмәт таңнары

Айдар Фәйзрахманов гаиләсендә зур кайгы

Озакка сузылган каты авырудан соң, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә Габделхәй кызы Фәйзрахманова вафат булды.

Моның турыда Татар дәүләт филармониясе матбугат үзәге хәбәр итә.

Реклама

2020 көзендә ана 60 яшь туласы иде. Мәрхүмәне 11 июль көнне Арча районы Урта Бирәзә авылында җирлиләр.

Урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык телибез. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: