Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: “Вәзгыятьне тотрыксызландыра торган көчләр бар”

3 нче июль көнне дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының чираттан тыш утырышы узды.

Парламент эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәйзов, ТР Конституцион, Югары, Арбитраж судлары рәисләре, ТР прокуроры, федераль органнарның республикадагы вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республикада әйдәп баручы барлык конфессия лидерлары, муниципаль берәмлекләрдәге мөхтәсибәтләр җитәкчеләре катнашты.

Казан каласында 19 июль көнне, көпә-көндез, Татарстандагы мөселман дини даирәләренә карата оештырылган һөҗүмнәр Татарстан Дәүләт Советы депутатларын җәйге ялларын бүлеп, парламентның чираттан тыш утырышын уздыруга сәбәпче булды.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып: "19 июль вакыйгалары - Татарстанда урнашкан вәзгыятьне тотрыксызландыра, үзара ышанычка һәм килешеп яшәүгә корылган мөнәсәбәтләрне, аеруча конфессиональ өлкәдә, боза торган көчләр барлыгы дәлиле, - дип белдерде. - Казанда булган бу вакыйгаларны без игътибарсыз калдырырга тиеш түгел, чөнки бу җитди сигнал. Биредә шуны әйтү урынлы, конфессия эчендә ыгы-зыгылар бу. Безнең бурыч - экстремизмны кисәтүгә, барыннан да элек дини өлкәдәгесенә юнәлтелгән тиешле хокук актлары кабул итү".

"Республикада моңарчы күзәтелгән тотрыклы вәзгыятьне исәпкә алып, Татарстан башкаласында 19 июльдә мөселман дини лидерларына карата кылынган һөҗүмнәрне безнең өчен аерым очрак кына дип күрсәтү отышлырактыр, бәлки, әмма бу алай түгел. Аны системалы хәл итү кирәк һәм бу хокук саклау органнары проблемасы гына түгел, ә уртак проблема. Традицион исламнан кайтыш һәм республикада килешеп яшәүгә, тотрыклы вәзгыятькә зарар сала торган идеяләр белән йөрүчеләр, димәк, алар безнең дошманнарыбыз, - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында шушы фикерне җиткерде. - Бездә дини лидерларга түгел муллаларга да кул күтәргән кеше юк иде. Президенттан алып, хокук саклау органнарына, муниципаль берәмлек башлыкларына кадәр проблеманың асылын ачыклау зарур. Ата-бабадан мирас булып калган һәм җирлегебездә дистә, йөз еллар буена яшәп килгән, барлык диннәр, милләтләр белән тыныч-тату, килешеп яши ала торган традицион ислам алга таба да безнең белән булырга тиеш".

Республика башлыгы ассызыклаганча, иң мөһиме, Татарстанда һөнәри әзерлек узган руханиларның җитәрлек кадәр булуы кирәк. "Бу уртак мәсьәләләрне хәл итү өчен көчебез дә, финанс ресурслар да җитәр дип ышанам, без тотрыклы республикада яшибез. Киләчәгебез безнең ни дәрәҗәдә тотрыклы булуыбызга бәйле, һәм бүген җыелуыбыз бик вакытлы, ә хокук сагындагылар бу җинаятьләрдә гаеплеләрне табар дип ышанабыз, - диде сүзен йомгаклап Рөстәм Миңнеханов.

РФ Юстиция министрлыгы идарәсе биргән белешмә буенча, Татарстанда быел 1 июльгә 1514 дини оешма теркәлгән (аларның 1130 ы - мөселманнарныкы, 293 е - Рус православие чиркәвенеке һ.б.) һәм бу сан РФ субъектлары арасында республикабызны дини оешмалар күплеге буенча лидерлар рәтенә чыгарган. Соңгы елларда дини оешмаларга кергәннәр саны артуы, нигездә, ислам һәм православие кебек төп конфессияләр исәбенә күзәтелә. Терроризм һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә норматив хокукый базаны камилләштерү мәсьәләләренә Татарстанда җитди игътибар бирелә. Соңгы елларда барлыгы 11 хокукый акт кабул ителгән. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау исә, беренче чиратта, республиканың 2012-2014 елларга каралган максатчан программасы (ул ТР Министрлар Кабинетының 2011 елның 21 декабренда 1023 нче күрсәтмәсе белән расланган) кысаларында гамәлгә ашырыла, диелде утырышта.

Парламент утырышы көн тәртибенә бары ике мәсьәлә чыгарылды: республикада дини экстремистлыкны профилактикалауның һәм аңа каршы көрәшнең торышы һәм чаралары хакында ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров тарафыннан чыгыш ясалды, шулай ук "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында"гы республика законына үзгәрешләр кертү хакында"гы ТР законы проекты" беренче укылышта парламент тарафыннан кабул ителде.

"Татар-информ"нан алынган мәгълүматлар буенча әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250