Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт аграрийлары белән очрашты

"Язгы чәчүне кыска вакытта һәм сыйфатлы башкару - бүген авыл хезмәтчәннәренең төп бурычы.

Быел авыл хуҗалыгы тармагында үсеш алдагы еллар белән чагыштырганда яхшырак булыр дигән өмет бар". Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге ышанычын Азнакай һәм Әлмәт районы кырларын караганнан соң белдерде.

"Айның бер көне ел туйдыра", - ди халык. Авыл кешесе шуны истә тотып эшли дә. Шуңа күрәдер, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән очрашу да кем әйтмешли, "хәрби-кыр" шартларында үтте. Әлмәт районы кырлары өстеннән вертолет белән очып узганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов "Кичүчат" хуҗалыгы басуында хуҗалык предприятиеләре һәм авыл башлыклары белән очрашты. Сүз нигездә авылларга, агрокомплекска республика һәм федераль үзәк тарафыннан каралган ярдәм чаралары турында барды. Парламент җитәкчесе сүзләренчә, агросәнәгать буенча республиканың потенциалы зур һәм аны эшкә җигү өчен бөтен мөмкинлекләр, чыганаклар файдаланыла.

- Шундый шартлар белән без авыл халкында үсешкә өмет уятырга телибез. Сездә дә эш дәрте (!) булырга тиеш, - диде хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп Фәрит Мөхәммәтшин. - Әгәр быел җиң сызганып, авыл хуҗалыгындагы хәлләрне яхшы якка үзгәртмәсәк, Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында көндәшлеккә сәләтле икәнлегебезне раслый алмаячакбыз.

Авыл хезмәтчәннәренең якын киләчәккә төп бурычын Дәүләт Советы рәисе "язгы чәчүне кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкару" дип билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса