Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы ТР Дәүләт Советы рәисе вазифасына тәкъдим ителде

Ул "Бердәм Россия" партиясе төбәк бүлеге конференциясендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган.

Бүген "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXII конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы тәкъдим ителде.

Яшерен тавыш бирү процедурасы алдыннан, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, "БР" уставының яңа таләпләре буенча партиянең депутат фракциясе ТР Дәүләт Советына беренче утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына сайлау өчен кандидатураны карарга тәкъдим итә, дип белдерде.
V чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1 октябрьдә узачак, дип искәртте ул.
Уставның яңа таләпләре буенча, Дәүләт Советы депутатлары арасыннан альтернатив нигездә ике кандидатура тәкъдим ителергә тиеш. Партиянең Татарстан бүлеге конференциясе делегатлары беренче тапкыр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасына кандидатура тәкъдим итте.
Партиянең Казан бүлеге делегаты, ТР Дәүләт Советы депутаты, КДМУ ректоры Алексей Созинов Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын тәкъдим итте. Республика парламенты Рәисе вазифасына сайлау өчен альтернатив кандитура буларак V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Илдус Әхмәтҗановны "БР" БСП Чистай җирле бүлегеннән конференция делегаты Әхмәт Ситдыйков тәкъдим итте.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш белән (188 тавыш) ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы тәкъдим ителде.

- Мин парламент эшчәнлеге культурасын җитди күтәрүне максат итеп куям, чөнки парламент Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елында формалашты. Шул җирлектә төп бурыч республика икътисадына тышкы факторлар йогынтысын мөмкин кадәр киметүгә бәйле булачак. Мин Украинадагы вакыйгалар һәм кайбер көнбатыш илләр турында әйтәм. Бу парламентның башка партияләр депутатларының җитди тәкъдимнәренә зур игътибар бирәчәген вәгъдә итә алам, - дип уртаклашты планнары белән Ф. Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук, алда Татарстан Президенты һәм хакимиятнең муниципаль органнарына сайлаулар белән бәйле җитди һәм җаваплы эш көтүен ассызыклады ул. "Болар барысы да безнең сәяси партиянең актив катнашында узачак", - диде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса