Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда зур күләмле Фотомарафон 2020 #МойТатарстан башланды

Социаль челтәрләрдә масштаблы «МойТатарстан»фотомарафоны эшли башлады.

 Социаль челтәрләрдә шәп контент булдыру өчен марафоны (бу фотолар да, безнең республиканың төрле урыннарыннан видеороликлар да) #ПрекрасныйТатарстан блогтурының логик дәвамы булды. Хәзерге вакытта инде 1000нән артык катнашучы теркәлгән һәм #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 1600 фотосурәт куелган.

Фотомарафонда телефон яки фотоаппарат, «ВКонтакте» яки «Инстаграм» социаль челтәрендә аккаунты булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларның төп бурычы - Татарстанның кызыклы фотографияләрен булдыру, аларны социаль челтәрләргә кую, биремнәр нигезендә #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хэштеглары белән билгеләп үтү һәм шул рәвешле үзләренең фотографиягә төшерү сәләтләрен яхшырту.

Оештыручылар барлыгы 25 бирем (атнага 5 бирем) әзерләгән. Катнашучылар өчен белем бирү мастер-класслары, вебинарлар һәм онлайн-дәресләр планлаштырылган, алар катнашучыларга шәп фотографияләр һәм видео ясарга ярдәм итәчәк.

Марафон экспертлары арасында Казанның танылган фотографлары һәм блогерлары: Олег Самойлов, Артем Горланов һәм Настя Губинская.

Фотомарафонда җиңүчеләр 13 сентябрь көнне тантаналы чарада кыйммәтле бүләкләр алачак. Алар арасында квадрокоптер, беззеркальный фотокамералар, акыллы колонкалар, экшн-камера һәм башка кыйммәтле бүләкләр бар.

Марафонга 8 сентябрьдә - эшләрне кабул иткәнче теләсә кайсы көнне кушылырга мөмкин.

Инстаграм: @tatarstantop

Телеграм: @tatarstantop

ВКонтакте: https://vk.com/tatarstantop

Контактное лицо: +7(843)266-90-80

Марафон сайты #МойТатарстан: https://openschool.biz/tatarstantop2020/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса