Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фән олимпиадалары җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

Гадәт буенча уку елы тәмамланыр алдыннан Әлмәттә Бөтенроссия фән олимпиадаларының төрле этаплары җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтлиләр.

Быел да искәрмә булмады. "Акыллыбашлар турниры"нда әлеге мәртәбәгә бу уку елында безнең җирлектән 46 укучы һәм аларның мөгәллимнәре лаек дип табылды.

84 яшьлек Әдибә апа Әлмәттән торып скайп аша төньяк башкаладагы кызы белән сөйләшкән саен: "Бу дөньяның әллә кемнәре бар: нәрсә генә уйлап тапмыйлар бит, ә мин озын догаларны да ятлый алмыйм", - дип бөек талантларга соклануын белдерүдән туктамый. Әйе шул, дөньяда нинди генә талантлар юк. Хәер, Әлмәт тә бу мәсьәләдә кимен куймый.

Без кырык алты булдык

Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәпләрдә узган сайлау этабында Әлмәтнең 41 меңнән артык укучысы катнашкан. Шуларның 4370 тән артыгы 21 фән буенча акыллыбашлар арасында көрәшне олимпиаданың район этабында дәвам иткән. Бу белем ярышында катнашучыларның бер меңгә артуын күрсәтә. Алар арасыннан 46 укучы исә фән олимпиадаларының республика, төбәк һәм Россия турларында җиңүче һәм призер булган (20 се республика дәрәҗәсендә, 24 е төбәк этабында гыйлемле булуын раслаган; ике укучы фән олимпиадаларының Россия турында призлы урынга чыккан). Тантанада аларга һәм мөгәллимнәренә акчалата премиягә сертификатлар тапшырдылар.

  • Бирегә бүген иң тырыш һәм гыйлемле укучылар җыелды. Әлмәт командасы быел төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда туган төбәге, республикасы данын лаеклы яклады. 46 призлы урынның 6 сы - беренче (!), - дип ассызыклады район башлыгы җиңүчеләрнең һәм призерларның остазларын тәбрикләгәндә. Һәр укучының уңышы ул укытучының тырышлыгы булуын да искәртеп, Мәҗит Салихов фән олимпиадасында җиңүчеләр әзерләгән педагоглар коллективына рәхмәтләрен ирештерде.

Әлмәтнең акыллыбашларын хөрмәтләү тантанасына "Татнефть" компаниясе дә буш кул белән килмәгән. Акционерлык җәмгыятенең бүлек җитәкчесе Газинур Ибраһимов бюджет тармагында эшләүчеләрнең балаларына нефтьчеләрнең ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына 50 % ташлама белән 75 юлламага сертификат тапшырды. Нефтьчеләр болай да сәләтле балаларны ачыклау, аларны үстерү һәм танытуны күз уңында тота. 10 ел элек компания гамәлгә куйган "Сәләтле балалар" фонды ярдәме белән Әлмәттән генә дә күпме укучы республика, ил күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдәге фәнни форумнарда катнашу хокукы алды.

Акыллыбашлар марафон дистанциясендә

Бүләкләнүчеләр арасында рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың Россия туры призеры 2 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Аделина Калинина да бар. Фән олимпиадасының соңгы этабында көмеш медальгә лаек булган Аделина: "Олимпиадага әзерләнү өчен аерым сәгать бүлеп, баш күтәрми китап ятлап утырганым юк. Ул ел дәвамында бара торган процесс", - дип әзерлек барышына ачыклык кертә. Аның сүзләренчә, олимпиада нәтиҗәләре буенча югары уку йортына укырга керү - аның өчен төп стимул.

Остазы, Россия гомуми белем бирү тармагының мактаулы хезмәткәре Мөбәрия Гобәйдуллина билгеләп үткәнчә, укучысының, гомумән, олимпиадада җиңүчеләр уңышының 1 проценты гына талант белән бәйле. 99 проценты тырышлыктан тора.

- Юкка гына "олимпиада" һәм "олимпия уеннары" тамырдаш сүзләр түгел. Фән олимпиадасы - сезнең олимпия уеннарыгыз. Монда да җиңүчеләр, призерлар бар, алтын, көмеш һәм бронза медальләр тапшырыла, - дип мөрәҗәгать итте мөгәллим укучыларга. - Барлык этапларны узган укучыларга, бигрәк тә республика данын Россия дәрәҗәсендә яклаучыларга җиңел булмады. Теләгем шул: ирешкәннәр белән чикләнмәгез. Исегездән чыгармагыз: сезнең артта - Әлмәт. Кечкенә шәһәребезнең даны республика һәм илкүләмендә ешрак яңгырар дип ышанам.

Гадәт буенча бүгенге тантанада олимпиадаларда укучылары иң күп җиңү яулаган мәктәпләрне дә атадылар. "Зур җидегән йолдыз"га быел 2 лицей һәм Риза Фәхреддин исемендәге гимназия лаек булды. "Кече җидегән йолдыз" номинациясендә җиңүче буларак 2, 7, 10, 16, 17, 23 мәктәпләр, 5 гимназия, 1 лицей һәм Түбән Мактаманың 2 мәктәбе аталды. 2013-2014 елгы олимпиада нәтиҗәләре буенча күчмә кубокны 1 гимназиядән 2 лицей кабул итте.

Ләйләгөл Минаева

Ишеттегезме?

Быел фән олимпиадаларының төбәк этабында өлкән сыйныф укучылары белән беррәттән 8 нче сыйныф укучылары да катнашты. Бу уку елының үзенчәлеге шул - математика буенча олимпиадада 4 нче сыйныфтан - 11 нче сыйныфкача балалар катнашты. 4 нче сыйныфтан ике Әлмәт укучысының беренче чирканчыгы уңышлы булып чыкты.

Беләсезме?

Укучыларның теге яки бу өлкәдәге белемнәрен ачыклау максатында математика буенча беренче олимпиада 1934 елда Ленинградта уза. Шул елдан алар традициягә әйләнә. Ә 60 нчы еллардан 5-10 нчы сыйныфлар арасында физика, химия, биология һәм мәктәп программасына кергән башка фәннәрдән дә шәһәр, район, өлкә, республика олимпиадалары уздырыла башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса