Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәкыйрьлек гаеп түгел, яки кризиска бер караш

..Ай үсәсен көн үсеп, берзаманны Кризис өлгереп тә җитте. Үскәч холкы яманланды бит тегенең. Кешеләрне тешли башлады.

Дәүләтханга нәрсә, башкалар янында аны ачуланган кебек кыланса да, читтә - үз ишләре арасында - Кризисны мактый, үсендереп тора иде. Кешеләрне куркытырга менә дигән корал бит! Кризис аркасында хәзер кешеләр кибеткә барып, кирәкле әйберләрен сатып ала алмыйлар. Ник дигәндә, кибеткә бару юлы да Дәүләтхан коттеджы яныннан уза...tc "..Ай үсәсен көн үсеп, берзаманны Кризис өлгереп тә җитте. Үскәч холкы яманланды бит тегенең. Кешеләрне тешли башлады. Дәүләтханга нәрсә, башкалар янында аны ачуланган кебек кыланса да, читтә - үз ишләре арасында - Кризисны мактый, үсендереп тора иде. Кешеләрне куркытырга менә дигән корал бит! Кризис аркасында хәзер кешеләр кибеткә барып, кирәкле әйберләрен сатып ала алмыйлар. Ник дигәндә, кибеткә бару юлы да Дәүләтхан коттеджы яныннан уза..."

Фәрит Имамов. "Кризис" Журналист, язучы Фәрит Имамовның әлеге хикәясеннән алынган юллар нәкъ менә бүгенге көндәге икътисади тотрыксызлыкка - җәмгыятьтә әледән-әле исеп торучы кризис җиленә аваздаш дисәк, бер дә ялгыш булмастыр, мөгаен. "Кыйбла" сәхифәбездә Җәмил хәзрәт Халирахмановның кыскартылган варианттагы вәгазендә дә сүз кризис хакында булыр.tc " Фәрит Имамов. \"Кризис\" Журналист, язучы Фәрит Имамовның әлеге хикәясеннән алынган юллар нәкъ менә бүгенге көндәге икътисади тотрыксызлыкка - җәмгыятьтә әледән-әле исеп торучы кризис җиленә аваздаш дисәк, бер дә ялгыш булмастыр, мөгаен. \"Кыйбла\" сәхифәбездә Җәмил хәзрәт Халирахмановның кыскартылган варианттагы вәгазендә дә сүз кризис хакында булыр."

Әссәламүгаләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ, газиз дин кардәшләрем!

Бүген яши торган җирлегебезгә, илебезгә ниндидер бер кризис килә, җирлегебезгә үтеп керде инде, диләр. Ләкин бу ахырзаман җитте дигән сүз түгел бит әле. Кайда гына барма, кемне генә тыңлама - һәркем кризис хакында сөйли. "Ничек яшәрбез? Бар нәрсә кыйммәтләнде. Менә без он да, шикәр комы да алырга өлгермәдек. Хезмәт хакын киметмәсәләр генә ярар иде", - дип халыкның йокысы качты, тынычлыгы бетте. Аеруча югалтыр маллары булганнар тирән кайгыда. Әлбәттә, яшәүләренең максаты байлык туплау гына булган кешеләр мондый хәлне авыр кичерәдер. Кем белә, бәлки Аллаһы Тәгалә үзенең нигъмәтләрен әнә шулай кысып куеп, безгә сабак бирәдер.

Бүгенге көндә безгә мал кризисы турында түгел, җан кризисы турында уйларга кирәк. Анысы менә тагын да катырак. Акчасызлык кеше өчен авыр булса да, безнең әле каты фәкыйрьлеккә төшкәнебез юк. Пәйгамбәребез с.г.в: "Сезнең өчен фәкыйрьлектән курыкмыйм, ләкин курыкканым арттыру белән мавыгуыгыз. Дөнья артыннан куып, бер-берегез белән дошманлашырсыз", - диде. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Дөреслектә, дөнья тормышы бер уйнау-көлке, бизәнү һәм мактану, күбәйтү. Сезнең эшләрегез, гамәлләрегез кәферләрне гаҗәпләндергән бер иген басуы кебек. Ул да саргая, теткәләнеп бетә. Сезнең тормышыгыз да әнә шулай саргаячак". Раббыбыз дөнья тормышын менә шушылар белән чагыштыра.

Безнең тормышыбыз байлык туплауга гына корылган булырга тиеш түгел. Ни кызганыч, арабызда мал-мөлкәт туплауны өстен күрүчеләр шактый һәм алар шул рәвешле үзләренең алданганнарын сизмиләр дә. Пәйгамбәребез с.г.в: "Һәр өммәтнең алдана торган нәрсәсе бар, бу өммәтнең алдануы - байлыктыр", - диде.

Күпләр байлык туплауны һәм аны арттыруны бәхеткә саный. Берәү йорт салса, икенчесе аны болытка кадәр күтәрә, машина алса да, икенчесе аныкыннан кыйммәтрәген алырга тырыша. Кеше моның чын бәхет түгеллеген аңламый. Пәйгамбәребез с.г.в: "Кешенең байлык һәм шөһрәткә булган хирыслыгының дине-иманы өчен зарары сарыклар янына җибәрелгән ач бүреләрдән дә куркыныч", - ди.

Бер кеше дә мәңгелеккә килмәгән. Дөнья да кешеләр өчен мәңге була алмый. Әгәр берәү шушы дөньяга таянып, шушы дөньяның үтүен белә торып, шунда калабыз дип уйласа, менә бу чыннан да кризиска батканлыкны күрсәтә. Димәк, ул кешенең җаны кризиста. Бер изге кешедән сораганнар: "Нигә шулкадәр гыйбадәттә тырышлык күрсәтәсез?" - дип. Ә ул: "Минем барасы юл озак. Ә җыйган ризыгым бик аз. Барасы юл - бу дөньядан китүебез, җыйган ризыгыбыз - байлыгыбыз түгел, ә изгелегебез ул. Җыйган малны үзең белән алып китеп, кабернең стенасына ябыштырып булмый. Хисап кыла башласам, минем бер нәрсәм дә юк", - дигән. Уйлап карасак, кайсыбызның өендәге малы, байлыгы кадәр җыйган изгелеге бар икән?! Укыган намазларыбыздан әҗер-саваплар алдык микән? Аны белмибез. Димәк, безгә байлык туплауда түгел, ә гыйбадәт кылуда ярышырга, тырышырга кирәк. Кем дөнья артыннан куса, дөнья аны һәлак итәр. Кризис артыннан куу да безне әнә шулай һәлак итәчәк.

Абдулла Ибн Мөбарәк исемле галим: "Хәрам юл белән кергән бер сум акчадан баш тарту мең сум сәдака бирүдән хәерлерәк", - диде. Күпләр малның нинди юл белән килүе турында уйлап та карамый шул. Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйтә ("Шура" сүрәсе, 27 нче аять): "Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып, һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык вә фәсәд кылыр иде, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләрнең хәлләреннән хәбәрдардыр, кемгә күп ризык тиешле, кемгә аз тиешле икәнлекне дә белүчедер".

Дөнья кризисы дип артык кайгырырга ярамый, ул үтә дә китә. Кризистан куркып, ахирәттән курыкмыйча, акчасыз, я булмаса суыткычсыз, машинасыз калырмын дип хафага төшсәң, эш харап. Ә менә тәрбиясезлек, тәртипсезлек, балаларыңның тәүфыйксызлыгы, булганына шөкер итмәү кризисы тагы да яманрак нәрсә. Пәйгамбәребез с.г.в: "Кем дә кем сәламәт булып йокысыннан торса, ул кешенең бер көнлек ризыгы булса, ул кешегә дөнья бөтенләе белән ачылган, бирелгән булыр", - диде.

Бераз гына эчебез борса да, күзгә бернәрсә дә күренми бит югыйсә. Банклардагы миллионнар да, катлы-катлы йортлар да, зиннәтле машиналар да, хәтта дөньяны шаулаткан кризис та чүп булып күренә.

Акча юк, нәрсә ашарга дип кайгырганчы, Аллаһка булган тәквалыгыбызны арттырыйк, ризыгыгыз артыр, иншаллаһ.

Нәфесебезне дә йөгәнләргә өйрәник. Пәйгамбәребез с.г.в.: "Канәгать булыгыз - бай булырсыз", - диде. Туганнар, дин кардәшләр белән аралашу да ризыкны арттыруга бер адым булып тора.

Мөлкәте киң бай түгел, күңеле киң байдыр. Күңел киңлеге иманлы булуны күрсәтә. Ә моны син бернинди мал-мөлкәт бәрабәренә дә сатып ала алмыйсың.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, бүген дөньяны шаулаткан кризис ул чүп кенә. Ә менә бер-береңне рәнҗетү, кимсетү, мөселман кардәшеңне көферлеккә чыгару, аның кадерен белмәү, үзеңне яхшырак итеп күрсәтү, кешеләр турында гайбәт сөйләү, бер-берең белән араң бозылу - ул менә чыннан да кризис. Син шул кризиста икән, синең намазың, уразаң, зәкятең, башка изге гамәлләрең бернәрсәгә дә тормый. Менә без шуннан арыныйк. Ә башкалар, динебездән ерак булганнар - имансызлык кризисында. Аллаһ аларга да һидаят бирсен. Менә шушы кризистан чыгу юлын карарга кирәк безгә. Аллаһны күп зекер итеп, хикмәтләре, хөкемнәре турында уйласак, вакытыбызны күбрәк гыйбадәткә багышласак, башка нәрсә - мал кризисы турында уйларга вакыт калмас. Бу фани дөнья авырлыгын һич кенә дә ахирәт авырлыгы белән чагыштырып булмый. Онытмыйк шул хакта!

Без Аллаһ коллары. Раббыбыз кушканча, Пәйгамбәребез с.г.в өйрәткәнчә яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтте: Мин сезне сыныйм" һәм Ул төрле сынаулар булачагын искәртә.

Ризыкны Аллаһ бирүче, Аңа гына тәвәккәл кылып, Ул кушканча яшәргә тырышыйк. Гөнаһларыбызга тәүбә кылып, намазларыбызны торгызсак, дин кардәшләребез, туганнарыбыз белән аралашып, күркәм мөгамәләдә булсак, мескеннәргә, фәкыйрьләргә илтифат күрсәтсәк, ярдәм итсәк, Аллаһы Тәгалә ризыгыбызны киңәйтер, кризистан котылу юлларын күрсәтер, иншаллаһ.

Кодси Хәдис

Аллаһы Тәгалә әйтә:

"Әй, Адәм баласы, бел: кайсыбер кешенең калебе мал-дөнья артыннан куу белән мәшгуль булса, аны фәкыйрьлек куркынычы, хәвефе белән бәйләп куярмын. Үлемне исеннән чыгарырмын һәм мал-дөнья белән мавыгучы итеп, ахирәтне искә алучы гафил итәрмен". Хәдис кешенең кулында малы, дәрәҗәсе булганда үзенең үлеме, Кыямәт көне турында, Аллаһы Тәгалә хакында уйламавын искәртә. Кайчан үләсебез тәкъдиргә язылган. Шулай ук мал да, дәрәҗә дә, аның күләме дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән. Мал да, дәрәҗә дә бетәр, ахирәттә алардан бернәрсә дә калмас. Кичә генә зур дәрәҗәгә яки байлыкка ия булганнар үзләре бүген яки иртәгә мохтаҗлыкта калырга мөмкиннәр. Шуңа күрә булган малның зәкятен чыгарырга, аларда мохтаҗларның да өлеше булуын истән чыгарырга ярамый.

Җәмил хәзрәт Халирахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса