Әлмәт таңнары

Физик затлардан салымны 13 урынына 16 процентка күтәрергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасына НДФЛны 16 процентка кадәр арттыру турында закон проекты кертелгән.

Реклама

Әлеге проектны КПРФлы Николай Рябов тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, салым салуның бердәм ставкасы салым исәпләүләрен һәм түләүләрне гадиләштерәчәк. Закон проекты буенча хезмәткә түләүнең минималь күләменнән артып китмәгән керемнәр салым чорының һәр аенда 16 процентлы салым салудан азат ителә. Быелның 1 гыйнварыннан МРОТ аена 5 мең 965 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: