Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Финанс пирамидасы әлмәтлеләрдән 7,5 миллион сум җыйган

Әлмәтлеләр күзәтчелек ведомствосына "Благо" кредит-кулланучылар кооперативы вкладлар буенча зур процентлар вәгъдә итүен, әмма һаман да ышандырылган акчаны түләмәве хакында зарланып мөрәҗәгать иткән.

Тикшерүчеләр кооперативка карата алдау юлы белән мошенниклыгы өчен җинаятьэше кузгаткан. Компаниянең офисы Белоглазов урамында урнашкан булган. Прокуратура хезмәткәрләре әйтүенчә, алданучылар арасында моның пирамида икәнлеген белүчеләр булуын да әйтә. Шулай итеп "Благо" әлмәтлеләрдән 7,5 миллион сум акча җыйган дип, хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса