Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов: “Кеше изгелек эшләсә, хәтта елмаеп караса да, савап языла”

Рамазан ае башланды. Рамазан - ризыктан тыелып тору белән генә чикләнми. Ул - яман гамәлләр, начар уйлардан читләшү дә. Исламда иң мәртәбәле саналган, Коръән иңә башлаган ай якынлашканда узган очрашуда мәгълүмат чаралары вәкилләренә бу хакта Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов искәртте.

Фәһим хәзрәт шулай ук Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза кагыйдәләре турында сөйләде. Быел уразага 28 июньдә керелә. Ә беренче тәравих намазы бүген, 27 сендә укылачак.

- Тәравих намазына быел да Төркиядән Коръән-хафиз (изге китапны яттан белүче) килер дип ышанабыз. Диния нәзарәтенә теләгебезне җиткердек, - дип искәртте Фәһим хәзрәт. - Баш казый таләбе: һәр кичтә 20 рәкәгать укырга карар кылынды. Белгәнебезчә, Коръән 30 өлештән һәм һәр өлеш 20 биттән тора. Шулай итеп, бер ай эчендә изге китап тулысынча укыла.

- Авыз ачтыру - ифтар ашлары узачакмы?

- Җирлектәге мәчетләрдә дә оештырылачак. Үзәк мәчеттә беренче ифтарны 28 июньдә район башлыгы уздыра. Теләүчеләр булса, Рамазанның соңгы көннәренә языла алалар әле.

- Ифтар ниятләүченең мәҗлестә үзе булуы шартмы?

- Юк, мәҗбүри түгел. Әмма бу кешегә әлеге гамәле өчен авыз ачарга килгән һәр кешенең тулы уразасы кадәр савап языла. Димәк, никадәр күбрәк кеше килә, әҗер-савабы да шулкадәр күбрәк була.

- Намаз укымаучы кешегә ураза тотарга ярыймы? Аның уразасы кабул буламы?

- Кабул булыр, иншалла. Шәригать буенча мөселманның һәр гыйбадәте (намаз, ураза, хаҗ, зәкәт...) аерым карала. Мөселман булу өчен Аллаһының барлыгына, берлегенә ышану да җитә. Әмма иманлы кеше аны үстерә. Күпертеп әйткәндә, "хисап счетын" гамәл-гыйбадәтләре белән тулыландыра. Нинди изгелек эшләсә дә, хәтта елмаеп кына караса да, савап языла, - дип ассызыклый хәзрәт. - Дөрес, намаз турында катгый хәдисләр бар. Әмма ул намазның башка гыйбадәтләр алдындагы дәрәҗәсен тәгаенләү өчен әйтелә. Ягъни намаздан да өстен гыйбадәт юк.

Мөхтәсиб искәртүенчә, балигъ булганнан соң намаз һәм ураза бурычы һәркемнең өстендә тора. Димәк, калдырган гыйбадәтләр өчен җәза алачакбыз.

- Ә мөселман хаста, яки мөсафир булса?

- Бәкара сүрәсендә бу хакта анык аңлатма бар. "Ураза көннәрендә хасталанса, яисә сәфәрдә булса (мөселман 90 км дан да ерак юлга чыкса, мөсафир санала), ул кеше калган көннәрен башка вакытта тутыра", - дип җаваплады сорауны Фәһим хәзрәт. - Авыруга килгәндә, аның да "дәрәҗәсе" бар. "Теш сызлады" дип уразадан баш тарту ярамый. Хасталыгың сәбәпле ураза тоту ярамый икән, бу хакта табиб сүзе булырга тиеш. Уза торган чир булганда, терелгәч, тотып бетерү зарури. Терелерлек булмаса, башка төрле юл белән түли.

Бу урында мөхтәсибәт җитәкчесе фитыр һәм фидия сәдакасына кагылышлы сорауларга да ачыклык кертте. Пәйгамбәребез бер хәдисендә "Фитыр сәдакасын биргәнче, мөселманның уразасы эленеп торыр", дигән. Димәк, фитыр сәдакасы - ураза кабул булуның өлеше. Голәмәләр шурасы карары белән быел аның иң әз микъдары кеше башына 50 сум дип билгеләнгән. Ә инде теге яки бу сәбәпләр белән ураза тота алмаучылар һәм аны казага калдырып тоту мөмкинлеге булмаганнар һәр көн өчен 150 сум күләмендә фидия түли. Ягъни фәкыйрьләргә (зәкәт түләрлек хәле булмаучылар), мескеннәргә (бернәрсәсе дә булмаганнар) акчалата яисә шул күләмдә ризыклата бирә яки ашата ала.

- Кул сузып килгән кешенең сәдаканы ничек тотачагыннан шикләнү яки ничек шул хәлгә төшүен белү кирәкме?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: "Фәкыйрьләргә сәдака бирегез, кулларын бормагыз". Аллаһ миллиардлаган халык арасыннан бу кешенең кулын сиңа суздырган икән, бир. Шикләнсәң, әз бир, шикләнмәсәң, күп ит. Без аннан ярлыланмыйбыз, ул баемый.

- Сәхәргә тору шартмы?

- Ураза тоту фарыз. Иртән тора алмый калса, "уразам кабул булмый" дип баш тарту дөрес түгел. Ягъни уразага керү өчен сәхәргә тору шарт түгел. Әмма сәхәр ашау - савап һәм бәрәкәт.

Очрашу барышында Фәһим хәзрәт төбәгенә, дәүләтенә карап уразаны төрле вакытта башлау сәбәпләренә дә тукталды. Ай күренүгә бәйле бу хилафлыкка чик куелган. Технологияләр алга киткән заманда аны күрү һәм мәхәлләләргә хәбәр салу проблема түгел. Телескоплар урнаштырылган, һәр дәүләт күк җисемнәре үзгәрешен күзәтеп тора, яздырып ала. Өстәвенә Аллаһ корган система бар. Моннан ничә еллар элек бу көнне ай кайсы сәгатьтә калыккан булса, бүген дә шулай чыга. Димәк, Рамазан башланган көнне исәпләп тә чыгарырга була. Мөхтәсиб сүзләренчә, хәзер моңа интернет кушымталар да ярдәм итә.

- Быел Диния нәзарәтендә бөтен мөфтиләр күрешеп, Рамазан аен бер көнне башларга дигән фикергә килде, - диде хәзрәт, очрашуга йомгак ясап. - Рамазан мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә барчабызга да уразаларыбызны җиңел генә тотарга, бу изге гамәлне ерып чыгарга ярдәмен салса иде. Уразаларыбызның кабуллыгын күрергә насыйп итсен. Бу айда изге гамәлләр өчен әҗер-саваплары күбрәк булачагын белеп, уразадан тыш башка гамәл-гыйбадәтләрне дә мулдан кылыйк.

Рамазан 28 июльдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк.

Хәзрәт сөйләгәннәрне Ләйләгөл Минаева язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса