Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәхреддин музеенда еланнар бар?

Фәхреддин музее вәкилләре белән очрашуларда балалар еш кына: "Сездә попугайлар, еланнар бармы?" - дип сорый икән.

Беренче татар әдәби журналы - "Шура" нәшер ителә башлаганга быел 105 ел тула. Закир Рәмиев тарафыннан гамәлгә куелган басманың беренче саны 1908 елның гыйнварында дөнья күрә (барлыгы 240 сан нәшер ителә). Әлеге журналга күренекле татар галиме, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин мөхәррирлек итә.
"Үз телеңдә әдәби әсәрләр нәшер итү мөмкинлеге, сулыш киңлеге" дип бәяли ул вакытта бу вакыйганы мәшһүр яктабышыз. 17 гыйнварда исә, туган көнендә, шәһәрнең 1 нче мәктәбендә үзе мәгърифәтчелеккә сулыш киңлеге ачкан Риза Фәхреддинне искә алдылар.
Кичүчаттагы Риза Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова балаларга танылган галим, мөфти, дин һәм тарих белгече, педагог һәм журналист турында видеотәкъдир итү оештырды. Фәхреддиннең тормышы, эшчәнлеге, музейга тупланган экспонатлар турында ул тәфсилле мәгълүмат җиткерде.
Ризаэддин Фәхреддин музее хезмәткәрләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында мондый мәгърифәтчелек эшчәнлеген узган елның ноябрь аенда ук башлап җибәргән. Өлкәнрәкләр өчен видеотәкъдир итү оештырылса (алар аны аудиториянең яшен исәпкә алып эшләгән), мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кечкенәләрне кызыксындыру өчен хезмәткәрләр музейда сакланучы борынгы экспонатларны, мисал өчен, Фәхреддиннең кечкенә чакта уйнаган уенчыкларын алып бара. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә бөтен дөньяга билгеле шәхесне мәгариф учреждениеләрендә, якташларына таныта алар. "Сез килмәсәгез, үзебез барабыз" принцибы белән эшлиләр!
Моның сәбәбе бар. Финанс кытлыгы кичерүче музейлар бүген төрле коммерция тәкъдимнәре белән акча эшләргә мәҗбүр. Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеен гына алыйк. Биредә еш кына экзотик җәнлекләр, кошлар, боз чорына караган хайваннарның гигант сыннары күргәзмәләре кебек чаралар оештырыла. Вәт шул. Фәхреддин музее вәкилләре белән очрашуларда балалар еш кына: "Сездә попугайлар, еланнар бармы?" - дип сорый икән. Баксаң, алар музей эшчәнлегенең төп юнәлешен онытып бара. Шушы вәзгыятькә борчылып Р.Фәхреддин музее хезмәткәрләре мәктәпләргә, балалар бакчаларына мәгърифәт сукмагы салмакчы.
Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250