Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фестиваль җиңүчеләре бүләкләнде

Шәһәр мәдәният һәм ял паркы сәхнәсендә яшьләрнең "Бурыч! Намус! Ватан!" исемле хәрби-патриотик фестивалендә катнашучыларны тәбрикләү тантанасы һәм гала-концерт булды.

Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең яшь педагоглары катнашты. "Нәфис сүз" номинациясендә I дәрәҗәдәге диплом белән 45 нче "Космос" балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Насыйрова бүләкләнде. "Вокаль ансамбль" номинациясендә 41 нче бакчадан "Девчата" төркеме дипломга ия булды. "Сәхнәләштергән җыр" җиңүчесе булып 46 нчы бакчаның "Дети России" төркеме табылды. "Вокал" номинациясендә I дәрәҗәдәге диплом 26 нчы бакчадан Индира Яфизовага тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса