Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр түләүсез юридик ярдәмнән файдалана ала

26 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстанның Юстиция министрлыгы видеоконференция режимында республиканың муниципаль районнары халкына җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.

Анда Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Дәүләт торак инспекциясе һәм Адвокатлар палатасы вәкилләренең катнашуы көтелә.

Бу өлкәгә кагылышлы сорауларыгыз булган очракта, аларны 22 июньгә кадәр Тукай проспекты, 9а адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына, шулай ук элемтә өчен мәгълүматлар күрсәтеп (ФИО, элемтә өчен телефон номеры, мәсьәләнең асылы), pzio@mail.ru электрон почтасына да җибәрергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса