Фатирдан чыгу өчен ханым ялган янгын турында хәбәр иткән
Балалары белән хатын-кызны бергә яшәүче ире бикләп куйган булган.
Алар берничә сәгать бүлмәдә утырган. Чарасызлыктан хатын янгын сүндерүчеләргә шалтыратып, фатирда янгын дип һәм берничә кешенең биредә булуын хәбәр итә. Казандагы күрсәтелгән адрес буенча килгән МЧС хезмәткәрләре янгынның юклыгын ачыклый. Ханым аларга мәсьәләне аңлатып бирә. Хәзер аны ялган хәбәре өчен административ җаваплылыкка тартачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа