Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда фатирны 5%лы беренчел кертем белән сатып алырга мөмкин

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның барлык яшь гаиләләре социаль ипотекада катнашу мөмкинлегенә ия булды.

Татарстан Дәүләт торак фонды яшь гаиләләр өчен социаль ипотека буенча беренчел взнос күләмен 10%тан 5%ка кадәр киметте. Бу хакта ТР Хөкүмәтендә узган брифингта яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Дәүләт торак фонды ипотека буенча беренчел взнос күләмен киметергә карар кылды, шуңа күрә беренче сентябрьгә кадәр яшь гаиләгә беренчел взнос сыйфатында булачак фатир бәясенең 5% ын гына кертергә кирәк булачак. Бу да бик мөһим карар, ул ипотека алуны яшь гаиләләр өчен тагын да уңайлырак ясый. Өстәвенә, беренчел взнос сыйфатында ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин, ә социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта һәр бала туган өчен Дәүләт 200 мең сум күләмендә бурычны күчерә», — диде Фәттахов.

Министр программада катнашу өчен ир белән хатынның берсе 36 яшьтән яшьрәк булырга тиешлеген искәртте. Шул ук вакытта программа тулы булмаган гаиләләргә дә кагыла. Әйтик, бала белән бер ата-ана да Татарстанда яшәсә, торакка мохтаҗ һәм түләргә сәләтле яшь гаиләләр өчен социаль ипотекага дәгъва итә ала. Ихтыяҗ критерие гариза бирүченең үз торагы юк, йә аның гаиләсенең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан да артмаган торак мәйданы туры килми, дигән сүз. Минималь хезмәт хакыннан күбрәк алучы яшь кешеләр дә түләүгә сәләтле дип санала.

«Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешедән торган гаилә өчен норматив - 42 квадрат метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләгә — һәр кешегә 18 квадрат метр», — дип ачыклык кертте Фәттахов.

Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов сүзләренә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан анонсланган «Яшь гаилә» яңа программасы кысаларында Дәүләт торак фонды 6 меңгә якын гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра. Исәпкә кую критерийлары Дәүләт торак фонды тарафыннан шәһәр һәм районнар башкарма комитетларына җиткерелгән.

«Тизрәк кешеләрне торак алырга исәпкә кую өчен, без коллегаларыбызның актив эшен көтәбез. Яңа программаны гамәлгә ашыру безгә „торак һәм шәһәр мохите“ милли проекты кысаларында гына түгел, ә, һичшиксез, башка милли проектны — "Демография" ны тормышка ашыруга этәргеч бирәчәк», — дип билгеләп үтте Зарипов.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә социаль ипотека программасының Татарстанның барлык яшь гаиләләренә гамәлен киңәйтергә кушты, ә элек бу хокуктан бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса