Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ФАПлар ачылды, Ямаш мәктәпле дә булачак

"2012-2016 елларда Татарстан халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика максатчан программасы кысаларында Ямаш һәм Сөләй авылларында модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары ачылды.

Шулай итеп ике ел эчендә төбәктә әлеге технология буенча төзелгән биш ФАП сафка басты. Республика программасы буенча киләсе елга Акташта һәм Иске Суркинда ФАП ачылыр дигән өмет бар.

78 яшьлек Әминә апа кан басымы югары, буыннар сызлый дип тормаган, туган авылы Сөләйдә фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасын күрергә килгән. Хәер, килмәслек тә түгел, шәфкать туташлары янына иң еш йөрүчеләр дә шулар бит.

- Кызларыбыз үз эшенең остасы. Иртә дими, кич димиләр, кайчан чакырсаң да өйгә киләләр. Төнге сәгать 1 дә кан басымым бик югары күтәрелгәч, чакырдым. Укол ясап, янымда өч сәгать, хәлем яхшырганчы утырды. Безнең авыл медикларына җитми инде, - дип мактап туя алмый Ак әби шәфкать ияләрен.

Сөләй фельдшерлык-акушерлык пункты 750 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 76 сы балалар. Авыл халкы сүзләренчә, элеккеге пункт мәйданы буенча зур булса да, искелеге сәбәпле санитар таләпләргә җавап бирмәгән. Нәкъ шуның аркасында анда дарулар сакларга, сатарга рөхсәт итмәгәннәр дә. Яңа ФАПта исә бөтен мөмкинлекләр бар. Димәк, Әминә апа кебекләргә көн дә кирәкле дарулар кайтарылачак.

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына

Ул көнне Ямаш авылы халкы да шундый ук шатлыклы вакыйга шаһиты булды. Моңарчы пациентларын 1976 елда төзелгән торак йортның бер өлешендә кабул иткән пункт та "өй туе" үткәрде. Әйтүләренчә, модульле ФАПны бик тиз күтәргәннәр.

-​ 22 апрельдә тотынганнар иде, ай ярым дигәндә сафка бастырдылар, - дип искәртте үзәк район шифаханәсе баш табибының район халкына хезмәт күрсәтү буенча урынбасары Лилия Пронина. - Элеккесе авыл башында ук урнашкан. Яңасының урыны бигрәк уңайлы, үзәктә. Авыл халкы кибеткә килгәндә дә кагылып чыга ала. Безнең төп бурыч та халыкны авыруны кисәтергә, профилактикага күнектерү бит.

Тантанада катнашкан район башлыгы Мәҗит Салихов сүзләренчә, "2012-2016 елларда Татарстан халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика максатчан программасын гамәлгә ашыруга быел 17 млн сум акча бүленгән. Гомумән, программа гамәлгә кергәннән алып, Әлмәт районы авылларында 5 модульле пункт сафка бастырылган. Өстәп быел 9 фельдшерлык-акушерлек пунктында төзекләндерү эшләре тәмамланган.

-​ Сәламәтлек саклау министрлыгы ФАПларны заманча җиһазлау белән ярдәм итсә, район бюджетыннан учреждениенең тирә-ягын төзекләндерүгә һәм коммуникацияләргә 700 мең сум бирдек, - диде башлык.

Бер килсә, килә икән. Мәҗит Салихов ямашлыларны бу уку елыннан авылдагы башлангыч мәктәпне 9 еллык итеп үзгәртәчәкләрен әйтеп сөендерде. Моңарчы Акташка һәм Әлмәткә йөреп укырга мәҗбүр булган 50 укучының шатлыгын авыл халкы дәррәү алкышлар белән уртаклашты.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Яна Кандалина, хуҗабикә, Ямаш:

- Улым Романга яшь ярым. Бала белән шәфкать туташларына еш йөрергә туры килә. Авылда фельдшерлык-акушерлык пункты булу уңайлы. Ә инде мондый шартлар да булу икеләтә куаныч. Барысы да яхшы хәзер. ФАП мөдире Мария Лепилова югары категорияле белгеч, ачык йөзле, хәлне аңлый торган. Хәзер шәһәр юлын таптыйсы юк, прививкаларны биредә ясыйлар. Ихтыяҗ булса, өйгә дә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса