Фаҗигале юл һәлакәтендә бер яшьлек бала зыян күрә
Татарстанда тагын бер фаҗигале юл һәлакәте теркәлде.
Казан -Ульяновск трассасының 92 нче километрында (Буа районында) ике җиңел машина бәрелешә. Нәтиҗәдә барлыгы 6 кеше зыян күрә. Ике кеше урында ук үлә. 3 кеше уртача хәлдә сырхауханәгә озатыла. Бер машинада бер яшьлек бала да була. Аның хәлен табиблар җиңелчә авырлыкта дип бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа