Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эзләүдә булган җинаятьчеләр кулга алынган

Бер тәүлек эчендә республика буенча федераль эзләүдә булган берничә җинаятьче тоткарланган.

Казанның Вахитов районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Казан заводларының берсендә каравылчы булып эшләүчене тоткарлыйлар. Ул Әрмәнстан Республикасы Җинаять кодексы буенча дәүләтара эзләүдә булган.

Шул ук көнне Совет районында урлашуда гаепләнеп эзләүдә булган 16 яшьлек үсмерләр тоткарлана.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре 37 яшьлек азнакайлыны тоткарлый. Ул Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәре эчке эшләр бүлеге буенча мошенниклык өчен федераль эзләүдә булган.

Яр Чаллыда яшәүче 26 яшьлек ханым Алабуга районы эчке эшләр бүлеге буенча федераль эзләүдә булган. Аны РФ дәүләт чиген законсыз үтеп чыгуда гаеплиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса