Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Европа татар яшьләре берләшмәсе рәисе Әлмәткә килде

Олег Шәрипов Татарстанга Латвия башкаласы Ригадан 1-5 августта Казанда татар яшьләре форумында катнашу өчен килгән иде.

Аның форумга бишенче тапкыр килүе, ә Әлмәткә Олег Шәрипов беренче тапкыр килде. Латвия кунагының безгә килүе гаҗәп түгел, ул үзе тамырлары белән Татарстаннан.

Без кунакны шәһәр паркында очраттык.

- Миңа Әлмәт бик ошады, - диде Олег - Бигрәк тә шәһәр җитәкчеләренең җылы каршылавыннан күңелем булды. Мин шәһәрне йөреп чыга алдым, тау чаңгысы комплексында, шәһәр паркында булдым. Шәһәр янында ук нефть скважиналары шулай күп булуын беренче тапкыр күрәм. Нефть башкаласы бик матур тәэсир калдырды, нәрсәсе беләндер ул Риганы да хәтерләтә кебек. Россиядәге күп шәһәрләрдән аермалы буларак, ул бик җыйнак, пөхтә, төзек.

Олег Шәриповның Әлмәттә күптән инде буласы килгән икән, быел 7 июньдә Ригада булган беренче Европа сабан туенда аны оештыручылардан - Әлмәт хакимиятеннән чакыру алгач, озак көттермәгән.

Визит кысаларында Европа татар яшьләре берләшмәсе рәисе Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Әңгәмәдәшләр Европа сабан туеннан тәэсирләрен бүлештеләр, хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләк белдерделәр.

Үзенең тамырларын табу - кунакның бу якларга килеп чыгуының тагын бер максаты. Аның әтисе Әлмәттән 40 километрдагы Тырыш авылында (Азнакай районы) туган. "Бүген анда туганнар юк инде, шулай да әтиемнең туган җирен барып күрәсем килә", - диде Олег Шәрипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса