Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ЕВРО-5» дизель ягулыгы – бәйге лауреаты

«Татнефть»нең Түбән Камадагы «ТАНЕКО» комплексында җитештерелә торган «ЕВРО-5» дизель ягулыгы «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесе лауреаты булды.

2015 елда бәйгегә республиканың 192 предприятиесеннән 443 заявка кергән булган.

Эксперт комиссиясе дизель ягулыгын хәтта «Россиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесе федераль этабында катнаштырырга тәкъдим иткән.

«ЕВРО-5» дизель ягулыгы җиңел һәм йөк машиналары, пассажир автобуслары өчен ягулык сыйфатында файдаланыла, «Татнефть» бренды астындагы автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәре аша сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса