Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эвакуацияләнгән машинасы артыннан килгән ханым үлгән

Казанда дәүләт автоинспекциясе бинасында йомыш белән килгән 55 яшьлек бер ханым вафат булган.

Кичә көндез Казанда яшәүче бер ханым эвакуацияләнгән Mercedesын алырга рөхсәт сорап килгән җиреннән дәүләт автоинспекциясе бинасында җан бирә, дип хәбәр итә «Интерфакс». Ханымның улы исерек килеш руль артында тоткарланганнан соң автомобильне штрафстоянкага алып киткән булалар. Бинада кинәт ханымга начар була башлый, полиция хезмәткәрләре аңа беренчел ярдәм күрсәтә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма аны коткарып кала алмыйлар. Фаразларга караганда, ханымга инсульт булган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса