Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эт биш яшьлек балага ташланган

Бала авыр җәрәхәтләр белән шифаханәгә озатылган. Бу хәл Түбән Камада ял көннәрендә дальнобойщиклар базасында була. Эт биш яшьлек малайга ташлана һәм аның колагын тешләп өзә.

Соңрак ачыкланганча, эт база каравылчысыныкы булып чыга. Аның тешләвеннән иң күбе баланың битенә зыян килә. Медиклар аны сәгать ярым тегәләр. Моннан тыш, малай колагының бер өлешеннән колак кага.

Хирургия бүлеге травматолог-ортопеды җәрәхәтләрнең шактый авыр булуын әйтә. Хәзер баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый, әмма битендәге шрамнар мәңгелеккә калачак. Хәзерге вакытта бала әнисе белән шифаханәдә ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса