Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эштән китүчеләрнең күпчелеге сәүдә өлкәсендә

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 августтан 12 августка кадәр эшсез дип танылганнар арасыннан 83 кеше күпләп һәм ваклап сату тармагына караган предприятиеләрдән азат ителгән.

Эшкәртү производствосында хезмәт куйганнардан 68 кеше эшсез калган. Мәгариф өлкәсеннән 47, торак-коммуналь хуҗалыктан 39, транспорт һәм элемтә тармагыннан 28, күчемсез мөлкәт белән эш итүчеләр арасыннан 28, төзелештән 23, сәламәтлек саклау учреждениеләреннән 22, дәүләт идарәләреннән 17, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгыннан 16, икътисади эшчәнлектән 13 кеше азат ителгән. Ә менә балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса