Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшсезлек үз-үзенә кул салуга этәргән

31 яшьлек ирнең үле гәүдәсен йорт яныннан очраклы үтеп баручы кешеләр күреп ала.

Бу хәл Казанның Ямашев проспектында була. Йортта яшәүчеләр ир-атны иртә белән алар йортына килеп, 14 нче катның гомуми балконыннан - 30 метр биеклектән сикергәндер дип фаразлыйлар.

Һәлак булган адәмнең шәхесен полицейскийлар тиз ачыклый: аның әти-әнисе вакыйга булган йорттан ерак түгел генә яши икән. Фаҗига турында хәбәрне ишеткән хатыны тормыш иптәшенең соңгы вакытта озак кына эш таба алмыйча интегүен сөйләп бирә. Мөгаен, үз-үзенә кул салуга китергән сәбәп әнә шулдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса