Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләргә теләк кенә булсын

Мәгълүм булганча, республикада сәнәгать мәйданчыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Әлмәт муниципаль районында да бу уңайдан эш туктамый. Күптән түгел шәһәр һәм район эшмәкәрләре "Татнефть-Актив" ҖЧҖдә булдылар һәм буш производство мәйданчыклар белән таныштылар.

Әлмәттә мондый сәнгать мәйданчыклары башка предприятиеләрдә дә бар. Моңа кадәр урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр торба заводы, "Нефтемаш", "Алнас" җәмгыятьләрендә булган иделәр. "Татнефть-Актив"та да файдаланылмаучы мәйданчыклар байтак икән. Җәмгыять директоры Ленар Шаммасов кунакларга арендага бирергә мөмкин булган сәнәгать мәйданчыкларын күрсәтте. Тулаем алганда, биредә 2000 квадрат метрлап офис бинасы, ә җитештерүчәнлек белән шөгыльләнү яки шуның ише башка максатларда куллану өчен 7000 квадрат метр производство мәйданы исәпләнә. "Татнефть-Актив" җәмгыятенең эшмәкәрләр җыелган Объездная урамы, 5 адресында төп базасы урнашкан. Сәяхәт гомуми мәйданы 320 квадрат метр тәшкил иткән, эшчәнлек алып бару өчен бөтен шартлар тудырылган ике катлы офис бинасыннан башланды. Бина ремонтланган, электр энергиясе, телефон линияләре сузылган, үзенең котельные бар. Конференцияләр, киңәшмәләр уздыру өчен дә зур кабинетлардан файдаланырга була.

Җәмгыятьнең территориясе зур. Теләгән кешегә цех биналарын арендага алырга була. Арада төрлесе бар. Мисал өчен, элеккеге эретеп ябыштыру постлары. Хәзер дә аннан нәтиҗәле кулланырга мөмкин, һава суыру торбасы да шул килеш, урынында. Станок паркында да шартлар тудырылган. 400 квадрат метр мәйданлы җылытылмый торган склад бинасы да эшмәкәрләрдә кызынсыну уятты. Ленар Шаммасов шулай ук материал, җиһазлар саклау, транспорт кую өчен, йөк төяргә краны булган биналарны да тәкъдим итте.

Сөйләшү район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә узган киңәшмәдә дәвам итте. Ул "Татнефть-Актив" җәмгыятендәге сәнәгать мәйданчыкларыннан бүген үк файдаланырга мөмкин булуын билгеләп үтте, кече һәм урта бизнес турында сүз алып барып, эшмәкәрләрне җитештерү белән шөгыльләнергә чакырды.

Киңәшмәдә көн кадагындагы мәсьәләләр буенча чыгыш ясаулар да оештырылган иде. Эшмәкәрлекне үстерү буенча департамент директоры Александр Глазков урта һәм кече бизнеска ярдәм итү йөзеннән гамәлгә куелган республика программалары белән таныштырды, аларның өстенлекләрен бәян итте. Шулай ук бүген эшмәкәрләрне борчый торган темалардан электр челтәрләренә технологик тоташтырулар, бухгалтерлык, салым исәп-хисап алулары һәм башкалар турында да сүз барды, сорауларга җаваплар бирелде.

Әлеге чарага тулаем йомгак ясап, үз эшен булдырып, аны тагын да үстерергә теләгән кешеләргә бүген мөмкинлекләр җитәрлек дияргә була. Әнә, биналар, складлар тәкъдим итеп торалар, дәүләт программалары да эшли.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250