Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары 2020" конкурсында катнаша алалар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар.

Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк molpred-116.ru шулай ук анкетаны тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк molpred2020rt@mail.ru.

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне-28 август.

Гариза бирү һәм катнашу өчен 8 номинациянең теләсә ниндисен сайларга мөмкин: "Интернет-эшкуарлык", "Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы", "Франчайзинг", "Социаль эшкуарлык", "Җитештерү", "Инновацион эшкуарлык", "Сәүдә" һәм "Хезмәт күрсәтү өлкәсе".

Региональ этап финалы бу елның 1 сентябрендә узачак. Җиңүчеләргә бизнесны үстерү өчен 15 мең, 25 мең һәм 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала. «Россиянең яшь эшкуары — 2020» Бөтенроссия конкурсының финалы Уфада узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең яшь эшкуары» конкурсы ике этапта — төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уза. 2019 елда финалистларны бүләкләү тантанасы Казанда узды. Татарстан Республикасы башкаласына бөтен илдән 400гә якын эшкуар килде, ә республика халкы берьюлы дүрт номинациядә җиңү яулады.

Региональ этап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты ярдәмендә үткәрелә. «Россиянең яшь эшкуары — 2020" конкурсы «Эшкуарлыкны популярлаштыру» милли проекты кысаларында оештырылды.

Конкурсны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса