Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшче төркем Украинадан килүчеләр хакында киңәшләште

Украинадан килгән кешеләрне кабул итү, урнаштыру һәм ярдәм итү буенча төзелгән эшче төркемнең утырышы булып узды. Паспорт-виза службасы мәгълүматлары буенча ел башыннан Әлмәткә Украинадан 409 кеше килгән, 139 ы киткән.

Бүген безнең шәһәрдә 270 качак яши. Аларның 69 ы балалар. Качакларның 21е вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган. Әлегә аларның берсе дә Россия гражданлыгын алырга гариза язмаган. Бүген украинлыларның төп проблемасы - тораклары булмау һәм тотрыксыз матди хәлләре. Закон буенча вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин ителүгә рөхсәт язулары булган һәм качак турындагы таныклыкка ияләр 1 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр бер тапкыр матди ярдәм алырга хокуклылар. Бүгенгә бу мөмкинлектән 52 кеше файдаланган. Социаль яклау идарәсе "Киемнәргә икенче тормыш" акциясе уздыра. Җылы кием сорап инде 60 гаилә мөрәҗәгать иткән һәм 170 мең сумлык кием-салым алган. Качакларның сәламәтлеге бушлай тикшерелә. Әлмәттә һәм якын-тирә шәһәрләрдә туктаган 216 кешегә медицина тикшерүе узу турындагы сертификат бирелгән. Арада бер кешедән ВИЧ-инфекция табылган. Украинлыларның 29 баласы мәктәпләргә, 9 ы балалар бакчасына урнаштырылган, 3 есе югары уку йортларында укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса