Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш урыннарындагы бәхетсезлек очракларында 7 кешенең гомере өзелгән

Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларынча, предприятиеләрдә март аенда гына да 10 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Аларның 3 се авыр дип бәяләнсә, 7 сы кеше үлеменә сәбәп булган. Алар арасында әлмәтлеләр юк. Зыян күрүчеләр нигездә Казан, Чаллы, Балык Бистәсе кешеләре.

Мәсәлән, Чаллыдагы "ТЭФ "КАМАтранссервис" җәмгыяте эшчесе автобус төзәткәндә домкрат ычкынып, транспорт астында басылып үлә. Балык Бистәсендә үзәк район хастаханәсе табибы авыру яныннан җигелгән атта кайтканда Камаз бәрдерү нәтиҗәсендә һәлак була. Башкала ТЭЦларының берсендә 28 яшьлек эшче 50 метр биеклектән егылып төшә. Авыр имгәнүләргә дучар бу егетнең дә гомере һәлакәт урынында өзелә. Бу очракта үлемгә китергән сәбәпне эшче үз белдеге белән иминият арканын ычкындырган дип фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250