Эш урыннарында әлмәтлеләр дә зыян күргән
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турында һәрдаим хәбәр итеп тора.
Бәхеткә, 31 март - 4 апрель аралыгында эш урыннарында һәлак булучылар арасында әлмәтлеләр теркәлмәгән. Әмма шулай да апрельнең икенче көнендә Әлмәтнең «ТНГ-АлГИС» ҖЧҖ хезмәткәрләре Иркутск өлкәсенең Катинский районында эш урыннарына - скважинага бару юлында юл-транспорт һәлакәтенә очрыйлар. Алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән шифаханәгә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа