Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш урыннарында гомерләр өзелә

31 марттан 4 апрельгә кадәр республика предприятиеләрендә эш урынында 6 кешенең гомере өзелгән.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, үлем очрагының берсе "КазаньЭлектроСтрой" оешмасында теркәлгән. Хезмәткәр торак йорт төзелешендә башы җәрәхәтләнүдән үлгән. Питрәч районында "СпецСтрой" оешмасында эшләүченең өстенә фундамент панельләре төшеп гомере өзелгән. Тагын бер төзүче төзелеп килүче бинаның 7 катыннан егылып төшеп һәлак булган. 6 үлүче арасында Кукмара аграр көллияте, Чаллының "Татэлектромаш", Түбән Каманың "Кеннард-НК" оешмасы хезмәткәрләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250