Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш шартлары таләпләргә туры килми

Бүгенге көндә республика халкының өчтән бер, атап әйткәндә, 141 мең кеше санитар-гигиена таләпләренә җавап бирми торган шартларда эшли.

Болар нигездә сәнәгать, транспорт, элемтә, төзелеш, авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр. Бу хакта Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча комиссиясе утырышында хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Татьяна Манжосова хәбәр итте.

Ул зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләрнең көчле тавыш, ультратавыш, инфратавыш, вибрация дәрәҗәсе югары, эш зонасының һавасы тузанлы, газланган булган урыннарда хезмәт куюларын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, республиканың 29 муниципаль берәмлегендә санитар-гигиена нормаларына җавап бирми торган шартларда мәшгуль хезмәткәрләр саны арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса