Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш кайный

Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт муниципаль районында язгы кыр эшләре 15 апрельдә башланды. Бүген район хуҗалыкларының басу-кырларында эш кайный, тракторлар гөрелтесе бер минутка да тынып тормый.

Авыл хезмәтчәннәре язның бер көненең ел туйдырганын бик яхшы аңлый. Шуңа күрә чәчү эшләрен кыска срокларда, барлык технологияләрне үтәп башкарып чыгарга тырыша.

Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйповтан алган мәгълүматларга караганда, районда күпьеллык үләннәрне тукландыру эше тәмамланган инде. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау да төгәлләнгән. Шушы көннәрдә уҗым культуралары да тукландырып бетәчәк. Чәчүгә килгәндә, бу эш 24 апрельгә 4800 гектар мәйданда үткәрелгән. Бүген хуҗалыклар арпа, солы, берьеллык үләннәр чәчү белән мәшгуль.

Мәгълүм булганча, узган ел көзен районда уҗым культуралары 20 меңгә якын гектарда чәчелгән иде. Озакка сузылган салкыннар нәтиҗәсендә 4525 гектар мәйдандагы уҗымнар һәлак булган һәм зәгыйфьләнгән. Бу мәйданнар бүген кабаттан чәчелә. Мәсәлән, "Союз-Агро" җәмгыяте әлеге мәйданда борчак чәчә, кәшерлеләр берьеллык үлән чәчәргә карар кылган. Борчак дигәннән, быел ул 100 гектар мәйданда игеләчәк. "Союз-Агро" җәмгыяте борчак чәчүне башлап җибәргән инде. Искә төшереп узабыз, Әлмәт районы кырларында барлыгы 32 мең гектарда язгы, 29 мең гектарда терлек азыгы культураларын чәчеләчәк. Извиль Әнәсович чәчүне кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп уздыру өчен мөмкинлекләр булуын да искәртте.

Дүшәмбе көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов язгы кыр эшләренең ничек башкарылуы белән кабаттан үзе урынга барып танышты, проблемалар белән кызыксынды. Әйтергә кирәк, әлегә ул эш барышыннан канәгать.

Без инде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан киләсе елда күпьеллык үләннәр буенча эшләү бурычы куелуы хакында язып чыккан идек. Бер баш шартлы терлеккә 0,9 гектар күпьеллык үлән туры килергә тиеш. Күпьеллык үләннәрнең 50 проценты люцерна булу зарур. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы хәзерге вакытка районга 6 тонна люцерна орлыгы кайтарылуын хәбәр итте. Шушы көннәрдә ул хуҗалыкларга таратылачак.

Язгы кыр эшләре белән беррәттән терлекчелек тә игътибар үзәгендә тотыла. "Чагылтау" хуҗалыгы терлекләрне җәйге лагерьга күчергән инде. 1 майга кадәр калган хуҗалыклар да мөгезле эре терлекләрен җәйләүләргә күчереп бетерәчәк.

И.Апачаева.

Фото: http://tyumedia.ru/8786.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250