Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Энҗе Уразаева: “Рейхстагтагы Җиңү байрагын һич онытмыйм”

Әлмәттә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Энҗе Уразаевага 28 июньдә 90 яшь тулды. Гомер бәйрәме белән аны туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм район җитәкчелеге тәбрикләде.

Энҗе Уразаева Сарман районы Морбаш авылында укытучылар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әмма Энҗегә 3 яшь вакытта аларның гаиләсе олы кайгы кичерә - әниләре яман чир белән авырып, мәңгелеккә күзләрен йома. Бераз вакыт үткәч, әтиләре әнисенең туганы белән яңа тормыш корып җибәрә. Гаилә ишәя, алар инде 5 бертуганга әйләнә. Мәктәптән соң Энҗе Казанга фельдшер-акушерлар техникумына укырга керә. Илне дошман басып алгач, кызның йөрәге түзми, икенче курста укуын туктатып, үз теләге белән сугышка китәргә гариза яза. Батыр була Энҗе. Серпухов шәһәрендә бераз белем эстәгәч, 19 яшьлек якташыбыз хатын-кызлар дивизионы составында I Белоруссия фронтына радиоразведчик итеп җибәрелә. Көнбатыш фронтта барган сугышларда да катнаша ул, өлкән сержант дәрәҗәсен дә ала. Җиңүне исә Берлинда каршылый.

- Шатлыктан биедек, җырладык, бер-беребезне котладык, кочаклаштык, - дип күз яшьләре белән искә ала ул чорны Энҗе әби. Рейхстаг стенасындагы 18 меңләп имза арасында үзенеке дә булуын ул горурлык белән сөйли. - Рейхстагта Җиңү байрагы җилферди, диварларда солдатларның култамгалары, ә күзләрдә - яшьләр. Онытырлыкмы соң?! Без 25 сугышчы кыз идек, нибары өчебез генә Җиңүне каршылау бәхетенә ирештек.

Дәһшәтле еллар артта калса да, кызларга туган йортларына тиз генә кайту насыйп булмый, 6 айга якын Энҗе Берлинда комендатурада эшли.

- Иң беренче чиратта, өлкән яшьтәгеләрне демобилизацияләделәр. Яшьләрне соңыннан гына поездлар белән туган илгә озаттылар, - ди ветеран. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен язмабыз герое күп медаль-орденнар белән бүләкләнә.

Сугышка киткән абыйсы Әхәтне дә эзләп таба кыз. Украина фронтында очучы-штурман булып хезмәт иткән егет украин кызына өйләнгән була. Мулла кушкан исемен Алексейга алыштырып, якыннарына үзе турында бернәрсә дә хәбәр итмәгән абыйсына Энҗе үпкәли.

- Абый чемоданын калдырып чыгып китә башлады. Безгә күчтәнәчкә грушалар, җиләк-җимешләр алып кайткан иде. Шулвакыт әти мине чеметеп алды да: "Сез биш бертуган, кулдагы биш бармакның берсен генә киссәң дә, бишесе авырта", - диде. Мин барысын да аңладым. "Гитлер безне җиңә алмады", - дип абыемны кочаклап үптем. Әти сөенеченнән елый башлады, - ди ул сугыштан соң абыйсы белән беренче тапкыр очрашуларын хәтерләп.

Язмыш Энҗене яңа төзелә башлаган Әлмәт шәһәренә алып килә. Шәһәр идарәсенә эш сорап баргач, аны хастаханәгә баш акушер итеп җибәрәләр. Әлмәт бала тудыру йортында ул 1956-1986 елларда эшли. Хезмәттәшләре аны җитди, таләпчән, үз эшенең чын остасы дип искә ала. Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар шифаханәсе коллективы белән аралашып яши ветеран. Аны биредә яраталар, хөрмәт итәләр, бәйрәмнәргә чакыралар. Энҗе әбинең кызы Венера Мәскәүдә гомер кичерә. Оныгы Диана, оныкчыклары турында яратып һәм горурланып сөйли ул.

Аңа һич кенә дә 90 яшь димәссең, туган көнен ул лаеклы каршылый. Кунакларны каршы алырга да дикъкать белән әзерләнде.

Әбине сокланып та, гаҗәпләнеп тә күзәтүебезне күреп, абыйсының оныгы Галина Гуторова:

- Әле сез аның ничек итеп мода артыннан "кууын" белмисез! - дип әйтеп салды.

Аның сүзләрен Энже әби раслап та куйды.

- Минем әле театрга кия торган тагын 4 күлмәгем бар, - дип шкафындагы затлы-затлы күлмәкләре белән мактанды.

Ветеран белән аралашканнан соң мин шуңа төшендем: аның яшь күренү сере кунакчыл, юмарт һәм аралашучан булуында.

Роза Сәхбетдинова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса