Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Энҗе апага медаль тапшырдык

Әлмәттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Мәгълүм булганча, шәһәр һәм район буенча 4021 ветеран медаль белән бүләкләнеләчәк. Аларның 306 сы ияләренә барып иреште инде.

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә дә сугыш һәм тыл ветераннары бүләкләр кабул итә. Миңа тапшырмадылар әле дип кайгырырга кирәкми, бу уңайдан тантаналар төзелгән график буенча үткәрелә.

Без дә "Хезмәт байрагы" газетасында озак еллар хезмәт куйган ветераныбыз, тыл каһарманы булган Энҗе апа Абдрахмановага медаль тапшырдык. 84 яшьлек ветераныбыз әле дә газета белән кызыксынып бара, һәрбер саныбызны укый, фикерләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса