Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елховой һәм Түбән Абдул авылларында мемориаль такта ачылды

Узган шимбә көнне елховойлылар һәм түбәнабдуллылар өчен өчләтә бәйрәм булды.

8 июньдә биредә Сабантуй булып узды һәм ике мемориаль такта ачылды. ФАП белән мәктәпкә күркәм шәхесләрнең якты истәлегенә мемориаль такта беркетү идеясе белән Елховой авылы егете, шәһәр Советы депутаты, АГИМС ректоры Ильяс Сәлахов чыккан. Аны авыл җирлеге һәм башкалар да куәтләгән.

Мәрмәр тактаның берсендә Ленин ордены кавалеры Сайбә Касыймованың исеме уеп язылган. "Легендар шәхес", - диделәр аның турында авылдашлары. Хәер, авылдашлары дию бик үк дөрес тә булмас, чөнки Сайбә апа Чирмешән районының Лашман авылында туып-үскән. Шулай булуга да карамастан, гомерен әлеге төбәк халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган авыл табибәсен Елховойда зур горурлык, хөрмәт хисе белән, яратып, "безнеке" дип искә алалар. Шунысы да кызыклы, Сайбә Касыймованы Гаяз Исхакый белән туганлык җепләре бәйли. Сайбә апаның бабасы белән күренекле язучы, публицистның әтисе бертуганнар икән. Димәк, грамоталылык, белемгә омтылыш нәселдән килә. Ләкин тормыш авырлыгы Чистай фельдшерлык һәм ясле шәфкать туташлары мәктәпләрен тәмамлаганнан соң кызны хыялын йөгәнләргә мәҗбүр итә.

Күп балалы гаиләдә туса да, үзенә мондый бәхетне дә татырга насыйп булмый аңа. Ире белән нибары ярты ел чамасы гына яшәп калалар. Бөек Ватан сугышы башланганның беренче көненнән үк Сибгатьне сугышка алалар. Ә Сайбәне Казаннан Елховой авылы медпункты мөдире итеп җибәрәләр. Бары бер генә хат ала ул иреннән һәм гомер буе авылдан беркая да китмичә Сибгатен көтеп яши. Чөнки ире аның Елховойга җибәргәннәрен белә, "башка җиргә китсәм, кайтыр да, мине тапмас" дигән өмет гомеренең соңгы көненә кадәр сүнми.

Музейда Сайбә Касыймованың эшен һәм тормышын чагылдырган бихисап экспонатлар бар. Мемориаль такта ачылган вакытка алардан күргәзмә дә ясалган иде. Менә аның фидакарь хезмәте өчен бүләкләре - медальләр, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, 1966 елда бирелгән Ленин ордены, "СССР санитар оборонасы отличнигы" билгесе һәм башкалар. Алардан тыш ил һәм республика күләмендә уздырылган социалистик ярышларда җиңү турындагы документлар. 1966 елда ФАПлар арасында беренче урын алган өчен ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы елховойлыларны арбалы мотоцикл белән бүләкли.

Әлбәттә, болар артында бәяләп бетергесез хезмәт, сакланып калынган кеше гомерләре ята. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллар. Ачлык, ялангачлык булу өстенә төрле йогышлы авырулар - трахома, корчаңгы, бет, тимрәү һәм башкалар таралган чор. Боларны берүзе генә җиңә алмаячагын аңлаган Сайбә апа санитар бригадалар төзи. Укытучылар, пионервожатыйлар да бу эшкә җәлеп ителә. Алар йорт саен йөри. Ул чакта бер Елховойда гына да меңнән артык кеше яши. Сайбә Касыймова 46 ел дәвамында кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгырта, шуның 36 елында ул фельшерлык-акушерлык пунктына мөдирлек итә.

Мәрмәр тактаның икенчесе шулай ук фидакарьлеге, төзегән мәктәпләре, зыялы шәкертләре белән авыл тарихында тирән эз калдырган Тимергалим Вәлитов истәлегенә куелды. Елховойлылар тырыш хезмәтне бәяли беләләр. Ник дигәндә, Тимергалим абый да бу төбәкнеке түгел икән, тумышы белән Башкортстан якларыннан. Аны да язмыш чыбыркысы байтак камчылаган. 11 яшеннән ятим калган малай җилкәсенә бөтен авырлык төшә. Сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән әтисе һәлак була, соңрак ике абыйсы, җизниләре яу кырында ятып кала. Күпме генә авыр булса да, әнисе улына белем бирергә тырыша, Тимергалим җидееллыкны тәмамлый. Аннан соң ул педагогия техникумында, соңрак Казан пединститутының тарих-филология факультетында белем ала.

РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Тимергалим Вәлитов турында да озын-озак сөйләргә булыр иде. Ул да мәктәптә 33 ел директор була, лаеклы ялга чыккач та, 71 яшенә кадәр укытучы булып эшләвен дәвам итә. Аның педагогик стажы - биш дистә елга якын! Авыл халкы аңа зур рәхмәтле. Тимергалим аганың тырышлыгы белән авылда мәктәп төзелә. Укучылар саны арткач, ул өч катлы мәктәп төзетүгә дә ирешә.

Мемориаль такта ачу тантаналарына Елховой, Түбән Абдулда яшәүчеләр генә түгел, читтән дә атап кайтучылар бар иде. Хатирәләрнең очы-кырые юк. Район башлыгы Мәҗит Салихов елховойлыларның шатлыкларын уртаклашып: "Районның иң зур байлыгы - аның кешеләре. Без аларны онытмаска тиеш. Елховой - районга, шәһәргә генә түгел, республика, ил өчен зур шәхесләр үстергән, тәрбияләгән төбәк. Изге эшләрне башлап йөрүчеләргә зур рәхмәт. Бергә эшләгәндә генә матур итеп яшәргә була", - диде.

Ильяс Сәлахов, АГИМС ректоры:

- Сайбә Касыймовна да, Тимергалим Вәлиуллович та -зур эшләр башкарган шәхесләр. Мәрмәр такталар белән без аларны мәңгеләштерәбез, - диде Ильяс Сәлахов. - Авыл өчен тырышкан, аның тарихында, үсешендә тирән эз калдырган шәхесләр күп бездә. Киләчәктә башкалары хакында да ишетерсез әле. Бу бит әле тәрбия чарасы да. Яшь буын алардан үрнәк алыр, авылыбызның күркәм традицияләрен дәвам итәр дип ышанабыз. Казанда безнең Елховой авылының якташлар җәмгыяте эшли. Һәр гамәлне алар һәм авыл җирлеге башлыклары белән киңәшләшеп эшлибез. Елховой яхшы кешеләре белән һәрвакыт дан тотты. Киләчәктә авылның мактаулы гражданы исемен булдыру өстендә дә уйлашырга исәп.

Оркыя Вәлитова:

- Мин амбулаториядә 40 ел фельдшер булып эшләдем. 1959 елда килгән идем, шунда төпләнеп калдым. Сайбә апа белән бергә эшләдек. Аның бөтен гомере ФАПта үтте. Сугыштан соңгы еллар нык авыр булды, авыруларны беркая илтә алмый идек, аларны кулдан килгән кадәр үзебез сәламәтләндерергә тырыштык. Балалар, дөньяга килүче сабыйлар күп иде. Күпме прививкалар ясарга туры килде. Ул чакларда ун классны ел саен йөздән артык укучы тәмамлады. Сайбә апа бик ярдәмчел һәм таләпчән иде. Сандружиналар, донорстволар оештырдык. Һәрчак беренче урын ала идек.

Тимергалим белән мине Елховой таныштырды. Шулай итеп Түбән Абдулда төпләнеп калдык. Ул да эшен җанын-тәнен биреп башкарды. Исемнәрен шул рәвешчә мәңгеләштерүләренә без бик шат. Мондый изге гамәлләр дәвам итсен. Авыл халкы өчен бу чыннан да зур вакыйга.

Искәндәр Фәсхетдинов:

- Мин мәктәптә технология фәнен укытам, имам да булып торам. Тимер абый минем укытучым да, хезмәттәшем дә булды. Хәтердә тыйнак җитәкче, булдыклы, зур хөрмәткә лаек кеше буларак истә калды. Дини яктан караганда такта беркетү кебек мондый эшләр бик хупланмый да инде ул, ләкин әлеге чаралар авылның тарихын югалтмау, аны яшь буынга тапшыру өчен кирәктер. Бүген яшьләр сугыш мәхшәрләрен сөйләгәндә ышанмыйлар, хәзерге яшәү системасы бөтенләй башка. Әгәр Сайбә апа, Тимер абый кебек олы буыннан үрнәк алсалар, кешеләрнең әхлагы яхшы якка үзгәрер иде.

Наилә Гамирова, Татарстанның атказанган табибәсе:

- 1977 елдан башлап Елховой амбулаториясендә эшләдем. Сайбә апа белән иңгә-иң торып 20 ел хезмәт куйдык. Ул минем остазым, тәҗрибәсен жәлләмәде. Чакыруларга көн-төн йөрдек. Башта транспорт юк иде. Елховойдан тыш Кләмәнтәй һәм тирә-яктагы башка авылларга да хезмәт күрсәттек. Сайбә апаны бик еш искә алабыз. Чын табибә иде ул!

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250