Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елховой авылы мәдрәсәсендә белем алучы әби-апалар атна саен аш уздыра

Коръән мәҗлесләренең болай еш уздырылуының үз максатлары бар.

Беренчедән, ул динебезгә бәйле традицияләрне саклап калу һәм үстерү булса, икенчедән, мәдрәсәдә белем алучы шәкертләрнең белемен ныгыту.

Атнага ике тапкыр оештырылучы дин сабаклары Ислам дине йолаларын, гарәп графикасын өйрәнү белән беррәттән тарих битләрен "кузгатуга" да сәбәпче була.

Моннан тыш Елховой авылы кешеләре дә мәдрәсәдә еш кына мәҗлесләр оештыруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә инде, аларны да кире кагучы юк.

Рамазан аенда да елховойлылар кич саен бирегә җыелып авыз ачкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса