Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елгада боз ачылгач үле гәүдә өскә калыккан

Кама елгасында, «Росинка» ял базасыннан ерак булмаган урында, очраклы кешеләр су өстенә калкып чыккан мәеткә тап булалар.

Ул моннан сигез ай элек югалган Ленар Муратовның үле гәүдәсе булып чыга. Аны туганнары таный, янындагы бер әйбере дә югалмаган була.

34 яшьлек Чаллы кешесен былтыр көздән бирле эзлиләр. Ул 20 сентябрьдә бер дустының туган көненә «Золотой телец» ял базасына китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Кич белән базадан чыгып китә һәм 20 сәгатьләр тирәсендә хатынына хәзер кайтып җитәм дип шалтырата. Ә ял базасыннан дүрт-биш чакрым читтә ничек суга төшкәнлеге беркемгә дә мәгълүм түгел. Кечкенә яшьтәге баласы ятим кала.

Хәзерге вакытта үлемгә китергән сәбәпләрне ачыклау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса