Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элемтә хезмәтләре өчен яңача түләргә була

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы инфоматларда яңа төр хезмәтләр кертелүен хәбәр итә. Хәзер алар аша элемтә хезмәтләре һәм өстәмә белем учреждениеләре хезмәтләре өчен түләргә була.

Беренче төре аша кәрәзле элемтә, йорт телефоны, интернет һәм телевидение өчен түләргә мөмкин. Икенчесе балагыз йөргән түгәрәк яки секция өчен түләү мөмкинлеге тудыра. Министрлык шуны да искәртә: инфоматлар ярдәме белән салымнарны да түләргә мөмкин. Шунысын да онытмагыз: 2014 елның 1 ноябреннән салымнарны түләү срогы чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса