Электрон билетлар гамәлгә кертелә
1 апрельдән Әлмәт транспорт идарәсе тарафыннан троллейбус маршрутларында электрон билет гамәлгә кертелә.
"Оптима" һәм "Лидер" дигән ике төрле тариф планы кертергә тәкъдим ителә. Электрон картаның бәясе 50 сум.
Карта хуҗасы картасында күпме акча калганын кондуктордан (йөртүчедән) белешә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа