Элеккеге спортчы наркотиклар сатканда тотылган
Наркотиклар сату өчен ул өч кешедән торган төркем булдырган.
Ир-атларга 26-33 яшь. Берсе бик яхшы гаилә башлыгы, 2 һәм 3 яшьлек кызлар тәрбияли. Түбән Кама кешеләре көндезләрен рәсми эш урыннарында хезмәт иткән, ә кичен наркотик сату белән шөгыльләнгән. Төркемне аларның иң яше оештырган. Элек ул футбол уйнаган, әмма шул чорда ук наркотикларга тартылган.
Ир-атлар наркотик сатканда тотылган. Фатирны тикшерү барышында 130 дозадан артык спайс табылган. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган. Аларга 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа