Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элеккеге башлыктан ветераннарга – ихтирам һәм күчтәнәч

Җиңү көне алдыннан 5 әлмәтлене - Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, фашист концлагеренда булган үсмер тоткыннарны Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров башлангычы белән чәй өстәленә чакырдылар.

Депутатның ярдәмчесе, "Забота" фонды директоры Рафаэль Шәвәлиев Ришат Әбүбәкеров исеменнән ветераннарны бәйрәм белән котлап ,күчтәнәчләр тапшырды.
- Безнең халык искиткеч авыр сынаулар аша узды. Ватанга эчкерсез мәхәббәт, ныклы ватанпәрвәрлек хисе нәтиҗәсе бу. Һәммәсе өчен дә рәхмәт сезгә, - диде Рафаэль Шәвәлиев котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса