Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элекке сөйгәненең ирен үтерергә яллаган

Суд элеккеге сөйгәненең ирен үтерергә заказ биргән казанлыга карата хөкем карары чыгарды. Хәзер ул гомеренең алты елын катгый режимдагы төзәтү колониясендә уздырачак.

30 яшьлек ир-ат үзенең танышына быел май аенда элеккеге сөйгәненең ирен урлавын һәм үтерүен сорап мөрәҗәгать иткән була. Һәм моның өчен 200 мең сум акча, соңрак үзенең 500 мең сумлык "Chrysler" автомобилен, берничә шешә коньяк вәгъдә итә. Тик дусты гына эшне боза - бу хакта хокук саклау органнарына җиткерә. Мәхәббәттә утында "көюче" гаебен тулысы белән таныды, дип хәбәр итә республика прокуратурасының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса