Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ел студенты-2014» конкурсында әлмәтлеләр дә катнаша ала

Татарстанда «Ел студенты-2014» конкурсы старт алды. Быел конкурс 10 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа да анда яңалыклар һәм сюрпризлар күп булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Конкурста республикабыз югары уку йортларының актив һәм талантлы яшьләре катнаша. Номинацияләр саны 19. Һәркем үзе теләгәнен сайлый ала. Соңгы өч елда Татарстанның «Ел студенты»на дөньяның теләсә...

 

Татарстанда «Ел студенты-2014» конкурсы старт алды. Быел конкурс 10 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа да анда яңалыклар һәм сюрпризлар күп булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Конкурста республикабыз югары уку йортларының актив һәм талантлы яшьләре катнаша. Номинацияләр саны 19. Һәркем үзе теләгәнен сайлый ала. Соңгы өч елда Татарстанның «Ел студенты»на дөньяның теләсә кайсы вузында уку мөмкинлеге тудырыла. Моннан тыш, һәр номинациядә җиңүчеләргә заманча гаджетлар, техника, төрле сертификатлар, абонементлар, диплом һәм статуэткалар тапшырыла. Ләкин «Ел студенты» исемен яулау җиңел түгел. Быел оештыручылар ике меңгә кадәр заявка булыр дип фаразлый. Тагын шунысы да бар, Татарстанның бу тәҗрибәсенә нигезләнеп быел «Ел студенты» Бөтенроссия премиясен гамәлгә куярга карар ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса