«Ел студенты-2013» премиясенә Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары лаек булды
Конкурс 19 номинация буенча уздырылды
25 гыйнварда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатория корпусында "Ел студенты-2013" ТР студентлар премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Линар Закиров (КФУ) ел журналисты булды. Әлеге вузның студентлары - Динара Вәлиева һәм Алинә Хангәрәева махсус бүләкләргә лаек булды.
"Тулай торакның студентлар үзидарәсе органы" номинациясендә "Универсиада авылы" тулай торагы җиңде. "Ссузның студентлар үзидарәсе органы" номинациясендә махсус бүләк Казан сәүдә-икътисад техникумы студентлар советына бирелде.
"Елның студент хезмәт отряды" номинациясендә Әлмәт дәүләт нефть институты студентлар отряды штабы җиңде.
Чара башланыр алдыннан холлда "True Jazz Band" төркеме чыгыш ясады, ә тантана "Gaudeamus" студентлар гимнын башкарудан башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа